• Информируем вас, что с 1 января 2024 года оценки и расписание доступны в новой версии Электронного образования по адресу ms-edu.tatar.ru. В данной версии электронного дневника вы можете продолжать смотреть ранее полученные оценки.
    С более подробной информацией можно ознакомиться на сайте: info.edu.tatar.ru.

Электронное образование Республики Татарстан

МБОУ "Средняя общеобразовательная школа-интернат с углубленным изучением отдельных предметов для одаренных детей" Сабинского муниципального района РТ

Решаем вместе
Есть предложения по организации учебного процесса или знаете, как сделать школу лучше?

Визитная карточка

Адрес: 422060, пгт. Богатые Сабы, ул. Кол Гали, д. 40
Телефон: +7(843)-622-20-15
E-Mail: 2-saba@mail.ru
Министерство: Министерство образования и науки Республики Татарстан
Короткое название: МБОУ "СОШ - интернат для одаренных детей"
Руководитель: Давлетшин Нияз Ильгизович
Год основания учреждения: 2013
У нас учатся: 187 обучающихся
У нас учат: 26 педагогов

Наши новости

“Тирәнәя һаман яралар”

Опубликовано: 08.02.2018

     15 февраль - Әфганстан сугышында катнашкан сугышчы-интернационалистларны искә алу көне буларак билгеләп үтелә. Ун елга сузылган, асыл егетләребезне әрәм иткән, рухын сындырган Әфганстан җиреннән совет гаскәрләре чыгарылуга быел 29 ел тула. Хәрби-патриотик айлык кысаларында, укучыларда патриотизм, Ватанга карата хөрмәт тәрбияләү максатыннан, бүген мәктәбебездә “Тирәнәя һаман яралар” дип исемләнгән чара булып узды.
     80нче елларның иң шомлы вакыйгасы – Әфганстанда барган сугыш Бөек Ватан сугышыннан соң илгә килгән икенче кайгы. 9 елдан артык барган канлы бәрелештә меңнәрчә яшь гомер өзелә. Исән кайтканнар да мәңге төзәлмәс күңел җәрәхәте ала.
    "Үлгәннәрнең каберен, исәннәрнең кадерен бел!" - диләр. Без дә шуны истә тотып, бүгенге чарага якташларыбыз, Әфган сугышы солдатларын – Гимадиев Рамил Габделәхәт улын һәм Загидуллин Фаяз Гаяз улын чакырдык. Очрашу барышында укучыларга Әфганстан сугышы, анда катнашкан райондашларыбыз турында сөйләнелде, патриотик видеоролик күрсәтелде. Килгән кунаклар  үзләренең сугышка ничек килеп керүләре, анда узган яшь гомерләре турында сөйләделәр. Укучылар үзләрен кызыксындырган сорауларга җавап таптылар.  Шулай ук изге җиребезне илбасарлардан саклап калган, аның иминлеге өчен гомерен дә кызганмаган Ватан сугышы каһарманнары, Әфганстан җирендә – сугыш кырында һәлак булган, хәбәрсез югалган якташларыбызның истәлеге алдында баш иеп, 1 минутлык тынлык игълан ителде.
    Гомерләренең иң матур вакытында һәлак булган батыр егетләребезне онытырга хакыбыз юк! Без улларын, якыннарын, туганнарын югалтканнарның гомерлек кайгыларын уртаклашабыз, сугышчы интернационалистларга эчкерсез ихтирам хисләребезне белдерәбез. Барыгызга да исәнлек-саулык, ныклы сәламәтлек, тыныч тормыш, илләргә иминлек телибез.



К списку новостей