МБОУ "Средняя общеобразовательная школа-интернат с углубленным изучением отдельных предметов для одаренных детей" Сабинского муниципального района РТ
Визитная карточка
| Адрес: | 422060, пгт. Богатые Сабы, ул. Кол Гали, д. 40 |
| Телефон: | +7(843)-622-20-15 |
| E-Mail: | 2-saba@mail.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "СОШ - интернат для одаренных детей" |
| Руководитель: | Давлетшин Нияз Ильгизович |
| Год основания учреждения: | 2013 |
| У нас учатся: | 187 обучающихся |
| У нас учат: | 26 педагогов |
Наши новости
"Тукай безнең күңелләрдә!"
Опубликовано: 26.04.2018
Кайтсаң иде, Тукай, күрер идең
Милләтеңнең үсеш юлларын.
Ишетер идең, ишетеп сөенер идең
Елмаюын илнең, җырларын.
К.Булатова
Бүген – бәйрәм! Татар шигърияте күгендә балкып янган иң зур йолдызыбыз - бөек Тукаебыз туган көн. Мәктәбебездә иртәдән үк бәйрәм рухы сизелде: Тукай җырлары, Тукай моңнары яңгырады. Укучылар бөек шагыйребезнең тормыш юлын, иҗатын янәдән барлап чыктылар, шигырьләрен искә алып укыдылар. 6 сыйныф укучылары белемнәрен “Тамчы-шоу” интеллектуаль бәйгесендә сынап карадылар. 6 турдан торган бу уеныбыз бик күңелле һәм мавыктыргыч чарага әверелде. Уен азагында жюри әгъзалары гомуми нәтиҗә ясадылар һәм укучыларның һәрдаим актив булуын теләп калдылар. Мәктәбебездә көн дәвамында укучылар өчен "Йөрәкләрдә Тукай эзләре, күңелләрдә Тукай сүзләре..." исемле китап күргәзмәсе эшләде.
К списку новостей













