МБОУ "Средняя общеобразовательная школа-интернат с углубленным изучением отдельных предметов для одаренных детей" Сабинского муниципального района РТ
Визитная карточка
| Адрес: | 422060, пгт. Богатые Сабы, ул. Кол Гали, д. 40 |
| Телефон: | +7(843)-622-20-15 |
| E-Mail: | 2-saba@mail.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "СОШ - интернат для одаренных детей" |
| Руководитель: | Давлетшин Нияз Ильгизович |
| Год основания учреждения: | 2013 |
| У нас учатся: | 187 обучающихся |
| У нас учат: | 26 педагогов |
Наши новости
9 июнь - Бөтендөнья дуслар көне!
Опубликовано: 09.06.2018
Мәктәп яны ял һәм сәламәтләндерү лагеры үз эшен дәвам итә. Укучыларны бүгенге көн тәртибе белән таныштырганнан сон, спортзалда физик күнегүләр ясалды. Укучылар тәмле иртәнге аштан соң, Сатыш авылында урнашкан мәдрәсә музейга экскурсиягә бардылар. Музей җитәкчесе Сафина Гүзәл Рөстәм кызы мәдрәсә турында бик тәфсилләп сөйләде. Мәдрәсә бинасы 19 гасыр ахыры -20 гасыр башында салына. Сатыш мәдрәсәсе заманында төбәгебездәге иң эре уку йортларының берсе булган. XX гасыр башында биредә өч йөзләп шәкерт сабак алган. Әлеге белем һәм тәрбия йорты белән мәхәллә имамнары җитәкчелек иткән. Мәдрәсә тарихына кагылышлы архив документларның эчтәлеге белән танышу да укучылар өчен кызыклы булды. Музей мәдрәсәдә сакланучы иске кулъязмалар, фоторәсемнәр, уку әсбаплары һәм шул чорны чагылдырган башка төрле экспонатлар, китаплар белем һәм тәрбия бирүдә зур әһәмияткә ия. Укучыларга әлеге уникаль музей мәдрәсә бик ошады.
9 июнь – Бөтендөнья дуслар көне. Шушы уңайдан, “Минем дусларым” темасына рәсем ясау хәм сочинение язу конкурсы булды. Шулай ук укучыларга хореограф Миләүшә Гайфулловна белән шөгыльләнү бик ошады. Көн ахырында рәсем,сочинение конкурсларына нәтиҗә ясалып, җиңүчеләр билгеләнде. Балаларга бүгенге көн бик файдалы булды, бүләкләр алып өйләренә таралыштылар.
К списку новостей













