МБОУ "Средняя общеобразовательная школа-интернат с углубленным изучением отдельных предметов для одаренных детей" Сабинского муниципального района РТ
Визитная карточка
| Адрес: | 422060, пгт. Богатые Сабы, ул. Кол Гали, д. 40 |
| Телефон: | +7(843)-622-20-15 |
| E-Mail: | 2-saba@mail.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "СОШ - интернат для одаренных детей" |
| Руководитель: | Давлетшин Нияз Ильгизович |
| Год основания учреждения: | 2013 |
| У нас учатся: | 187 обучающихся |
| У нас учат: | 26 педагогов |
Наши новости
Гаилә һәм мәктәп бердәмлеге!
Опубликовано: 26.10.2018
Балаларны тәрбияләүдә әти-әниләрнең роле бәяләп бетергесез! Әти-әниләр атналыгы кысаларында һәр класста төрле чаралар, дәресләр, мастер класслар, тәрбия сәгатьләре уздырылып килә.
Хәзерге вакытта күп кенә ата-аналарны балаларның куркынычсызлыгы борчый. Гаилә тәрбиясендә еш кына балаларның ут белән шаяруына игътибар бирелми. Һәр баланың утка табигый тартылуы ата-аналар күз уңаеннан ычкындырылмаска тиеш. Бүгенге тәрбия сәгатендә 7 нче сыйныф укучылары, Хуҗина Гүзәлнең әтисе Саба һәм Теләче районы буенча күзәтчелек бүлекчәсенең өлкән дознавателе – Хуҗин Илдар Тәлгәтович белән нәкъ тә менә шуның турында сөйләштеләр.
Илдар Тәлгәтович укучыларны янгын сүндерү куркынычсызлыгы кагыйдәләре белән таныштырды, янгын вакытында үзеңне дөрес тоту, янгыннан ничек саклана белергә кирәклегенә төшендерде.
Укучылар үзләрен кызыксындырган сорауларга җавап эзләделәр, янгын сүндерү куркынычсызлыгы кагыйдәләрен искә төшереп төрле тестлар чиштеләр.
Шулай ук, балалар иҗат үзәгенең, балалар хәрәкәтен үстерү буенча бүлек мөдире, 7 нче сыйныф укучысы Фаляхова Талиянең әнисе – Гөлия Рамилевна, укучыларның иҗади активлыгын һәм фикерләү сәләтен үстерү максатыннан үзенчәлекле дәрес үткәрде.
Гөлия Рамилевна үткәргән тренинглар чын мәгънәсендә мәгълүматка бай, файдалы һәм дә продуктив булды.
Әти-әниләр белән мондый очрашулар, сөйләшүләрдән укучылар үзенә күпне сеңдерә. Алга таба да мондый күңелле дәресләр оештырылыр дип ышанып калабыз!
К списку новостей













