• Информируем вас, что с 1 января 2024 года оценки и расписание доступны в новой версии Электронного образования по адресу ms-edu.tatar.ru. В данной версии электронного дневника вы можете продолжать смотреть ранее полученные оценки.
    С более подробной информацией можно ознакомиться на сайте: info.edu.tatar.ru.

Электронное образование Республики Татарстан

МБОУ "Средняя общеобразовательная школа-интернат с углубленным изучением отдельных предметов для одаренных детей" Сабинского муниципального района РТ

Решаем вместе
Есть предложения по организации учебного процесса или знаете, как сделать школу лучше?

Визитная карточка

Адрес: 422060, пгт. Богатые Сабы, ул. Кол Гали, д. 40
Телефон: +7(843)-622-20-15
E-Mail: 2-saba@mail.ru
Министерство: Министерство образования и науки Республики Татарстан
Короткое название: МБОУ "СОШ - интернат для одаренных детей"
Руководитель: Давлетшин Нияз Ильгизович
Год основания учреждения: 2013
У нас учатся: 187 обучающихся
У нас учат: 26 педагогов

Наши новости

Бизәкләрдә халкым тарихы

Опубликовано: 08.11.2018

     Районыбызның танылган кул эшләре осталары Фәрит абый һәм Лилия апа Вафиннар белән берлектә мәктәбебездә “Бизәкләрдә халкым мирасы” дип исемләнгән иң оригиналь татар орнаментына конкурс игълан ителгән иде. Конкурс шартлары буенча, беренче урын алган рәсем мендәр тышына чигелеп, җиңүчегә тапшырыла. Бүген бу бәйгегә нәтиҗә ясалды һәм Фәрит абый белән Лилия апа җиңүчене бүләкләү өчен махсус укучылар белән очрашуга килделәр. 4 сыйныф укучысы Нигъмәтҗанова Диләрәнең рәсеме 35 катнашучы арасында үзенең оригинальлеге белән жюри әгъзаларының күңелләренә хуш килде һәм мендәр тышына төшерелеп җиңүчегә тапшырылды. Шулай ук укучыларга татар орнаментының килеп чыгышы, аның төрләре, чигү эшенең нечкәлекләре турында кызыклы әңгәмә дә уздырылды. Күренекле галимнәр әйтүенчә, тарихыбызга кагышлы бер генә әйбәрне, бер генә бизәкне дә онытырга һәм югалтырга хакыбыз юк безнең. Болар – безнең әби-бабаларыбызның үзләреннән соң килгән буыннарга мирас итеп калдырган байлыгы. Безнең бурычыбыз – бу мирасны саклау, өйрәнү, киләчәк буынга тапшыру.



К списку новостей