• Информируем вас, что с 1 января 2024 года оценки и расписание доступны в новой версии Электронного образования по адресу ms-edu.tatar.ru. В данной версии электронного дневника вы можете продолжать смотреть ранее полученные оценки.
    С более подробной информацией можно ознакомиться на сайте: info.edu.tatar.ru.

Электронное образование Республики Татарстан

МБОУ "Средняя общеобразовательная школа-интернат с углубленным изучением отдельных предметов для одаренных детей" Сабинского муниципального района РТ

Решаем вместе
Есть предложения по организации учебного процесса или знаете, как сделать школу лучше?

Визитная карточка

Адрес: 422060, пгт. Богатые Сабы, ул. Кол Гали, д. 40
Телефон: +7(843)-622-20-15
E-Mail: 2-saba@mail.ru
Министерство: Министерство образования и науки Республики Татарстан
Короткое название: МБОУ "СОШ - интернат для одаренных детей"
Руководитель: Давлетшин Нияз Ильгизович
Год основания учреждения: 2013
У нас учатся: 187 обучающихся
У нас учат: 26 педагогов

Наши новости

Бер күрешү – үзе бер гомер...

Опубликовано: 25.01.2019

     Бу атнада мәктәбебездә “Мин – лидер. Ораторлыклык сәнгате” атналыгы үтте. Әлеге атналык кысаларында без сөйләм теле, эшлекле тел остасы, үзенең профессиональ тормыш юлын ТВ һәм Радиога багышлаган, “Дулкын” телерадиокомпаниясының генераль директоры Әлфия Галимҗан кызы Мөбәрәкованы мәктәбебезгә кунакка чакырдык. Ул укучыларга үзенең профессиональ карьерасы турында сөйләде.  Гадәттә, мәктәп укучысы эшлекле аралашу кагыйдәләрен белми һәм аудитория алдында чыгыш ясарга әзерлексез була, югалып кала, эшлекле аралашуның телдән һәм язма формаларын төзи алмый. Шул уңайдан Әлфия Галимҗан кызы укучыларга төпле киңәшләр бирде. Аудиторияне яулап алу серләренә  төшенде бүген укучылар.
    Бүгенге очрашу  укучыларга тормышта тәүге тапкыр һәм аннан соңгы адымнарны ясаганда килеп туган каршылыкларны җиңәргә ярдәм итү, ялгышлардан кисәтү, аралашу культурасын үзләштерү максаты белән оештырылган иде. Без максатыбызга ирештек. Әлфия Галимҗан кызы үз тормыш юлында очраган гыйбрәтле хәлләр турында да сөйләде. Аның сүзләре хак, уйлары матур, тавышы шулкадәр күңелгә ятышлы! Бүгенге очрашу эзсез югалмас, бәлки укучылар арасында да киләчәктә үзләрен журналистика белән бәйләүчеләр табылыр. Әлфия Галимҗан кызына мәгънәле, файдалы очрашу өчен чын күңелдән рәхмәтебезне җиткерәбез! Киләчәктә дә очрашырга язсын!




К списку новостей