МБОУ "Средняя общеобразовательная школа-интернат с углубленным изучением отдельных предметов для одаренных детей" Сабинского муниципального района РТ
Визитная карточка
| Адрес: | 422060, пгт. Богатые Сабы, ул. Кол Гали, д. 40 |
| Телефон: | +7(843)-622-20-15 |
| E-Mail: | 2-saba@mail.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "СОШ - интернат для одаренных детей" |
| Руководитель: | Давлетшин Нияз Ильгизович |
| Год основания учреждения: | 2013 |
| У нас учатся: | 187 обучающихся |
| У нас учат: | 26 педагогов |
Наши новости
Бер очрашу үзе бер гомер!
Опубликовано: 10.05.2019
Бүген мәктәбебездә кунакта Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Рәйсә Имамиева һәм аның иҗатташ дусты Зөлфия Зиннурова булды. Рәйсә Билал кызы көйләр яза, шигырьләр, поэмалар иҗат итә, бәет-мөнәҗәтләр яза, туплый. Ул йөзләгән бәйрәм сценарие авторы, аларны сәхнәләштерүче режиссер да. Бүгенге очрашуның максаты Бөек Ватан сугышы чорында туган балалар, сугыш чорында яшәгән кешелэр язмышы белән танышу иде. Шул чорның авыр, михнәтле еллар ачысын үз җилкәсендә татыган кеше буларак, Рәйсә Билал кызы яшь буынга – балаларга үгет-нәсихәт бирде. Аның сөйләве аша укучылар сугыш чоры балалалары тормышын күз алдыннан үткәрделәр. Зөлфия ханым үзенең искиткеч моңлы, саф тавышы белән Рәйсә Имамиева җырларын башкарды.
Рәйсә Билал кызына татар моңын, мәдәниятен саклап, киләчәк буынга җиткерүгә керткән хезмәте өчен чын куңелдән рәхмәт җиткерәбез! Рәйсә ханым гомерен сәнгатькә, халык иҗатына багышлаган. Шигырьләр-көйләр язып, күңеле кушканны эшләп үзенең гомер юлын язган. Һәм ялгышмаган да. Аның иҗатында татарның тырышлыгы, моңы... Рәйсә Имамиева һәм Зөлфия Зиннуровага бүгенге кичәгә килгәннәре өчен чын күңелдән рәхмәт белдерәбез. Әлеге очрашу укучылар күңелендә матур, җылы хатирә булып озак сакланыр!
К списку новостей













