МБОУ "Средняя общеобразовательная школа-интернат с углубленным изучением отдельных предметов для одаренных детей" Сабинского муниципального района РТ
Визитная карточка
| Адрес: | 422060, пгт. Богатые Сабы, ул. Кол Гали, д. 40 |
| Телефон: | +7(843)-622-20-15 |
| E-Mail: | 2-saba@mail.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "СОШ - интернат для одаренных детей" |
| Руководитель: | Давлетшин Нияз Ильгизович |
| Год основания учреждения: | 2013 |
| У нас учатся: | 187 обучающихся |
| У нас учат: | 26 педагогов |
Наши новости
“Соңгы кыңгырау”
Опубликовано: 25.05.2019
Бүген 25 май көнне Сәләтле балалар мәктәбендә “Соңгы кыңгырау” бәйрәме үтте. Чыгарылыш сыйныфы укучыларын әлеге истәлекле көн белән башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Илнур Илсур улы Котдусов һәм мәгариф идарәсе урынбасары Гөлнар Илдар кызы Шәфыйкова котлады.
Кадерле чыгарылыш сыйныф укучылары! Сезне чын күңелдән мәктәпне тәмамлавыгыз һәм Соңгы кыңгырау бәйрәме белән котлыйбыз. Мәктәп белән хушлашу, олы тормыш юлына аяк басу – һәр кеше тормышында булган гүзәл вакыт. Бу – өметләр, ачышлар һәм эчкерсез планнар чоры. Мәктәптә сез белем алдыгыз, иҗади сәләтләрегезне күрсәттегез, үз карашларыгызны һәм фикерләрегезне якларга, туган җирегезне яратырга өйрәндегез. Болар барысы да сезнең өчен тормыш сынауларын җиңәргә ярдәм итәчәк кыйммәтле капитал. Сезне һәрчак мәктәптә сыналган ныклы дуслык озата барсын, остазларыгызның файдалы һәм акыллы киңәшләре ярдәм итсен, барлык уй-хыялларыгыз һәм омтылышларыгыз чынга ашсын. Алда - чыгарылыш имтиханнары. Аларны тиешенчә тапшырып чыгуыгызны телибез. Үз-үзегезгә ышанырга, авырлыкларны җиңәргә өйрәнегез, куйган максатларыгызга таба кыю барыгыз һәм беркайчан да ирешелгәннәрдә генә тукталмагыз! Хәерле сәгатьтә!
Җырлап торган моңлы кыңгырау ул-
Киләчәкнең кайнар сәламе,
Ак хыяллар сынмас канат булсын
Бәхет язсын тормыш каләме.
К списку новостей













