• Информируем вас, что с 1 января 2024 года оценки и расписание доступны в новой версии Электронного образования по адресу ms-edu.tatar.ru. В данной версии электронного дневника вы можете продолжать смотреть ранее полученные оценки.
    С более подробной информацией можно ознакомиться на сайте: info.edu.tatar.ru.

Электронное образование Республики Татарстан

МБОУ "Средняя общеобразовательная школа-интернат с углубленным изучением отдельных предметов для одаренных детей" Сабинского муниципального района РТ

Решаем вместе
Есть предложения по организации учебного процесса или знаете, как сделать школу лучше?

Визитная карточка

Адрес: 422060, пгт. Богатые Сабы, ул. Кол Гали, д. 40
Телефон: +7(843)-622-20-15
E-Mail: 2-saba@mail.ru
Министерство: Министерство образования и науки Республики Татарстан
Короткое название: МБОУ "СОШ - интернат для одаренных детей"
Руководитель: Давлетшин Нияз Ильгизович
Год основания учреждения: 2013
У нас учатся: 187 обучающихся
У нас учат: 26 педагогов

Наши новости

Туган тел (татар теле) һәм әдәбияты укытучылары зона семинар-киңәшмәсе.

Опубликовано: 18.10.2019

      Бүген, 18 нче октябрь көнне, мәктәбебездә “Саба муниципаль районында милли мәгарифне оештыру үзенчәлекләре” дип исемләнгән мәгариф идарәсе муниципаль органнарының милли мәгариф өчен җаваплы методистлары, белем бирү оешмалары җитәкчеләре һәм туган тел (татар теле) һәм әдәбият укытучылары өчен зона семинар-киңәшмәсе булды. Семинар киңәшмәнең программасы төрле чараларны үз эченә алды. Республикабызның төрле почмакларыннан килгән кунакларны ачык йөз, тәмле тел белән каршы алып, мәктәбебездә туган телебез – татар теленең тоткан дәрәҗәсе күрсәтелде. Семинар - киңәшмәдә төп игътибар мәктәбебездә туган тел дәресләрен ничек кызыклы, заманча, яңа технологияләр кулланып укытып булуына юнәлдерелде. Татар теле һәм әдәбиятының югары квалификацияле укытучысы Галимҗанова Сания Вәгыйз кызы “Исемнәрнең ясалышы” (6 нчы сыныф), Шәмсетдинова Ләйсән Тимергали кызы “Хәзерге заман хикәя фигыль” (7б сыйныфы), башлангыч сыйныф укытучылары Бәширова Фәридә Фәрит кызы “А.Солтан “Көз” (3 нче сыйныф), Шакирҗанова Ләйсән Рәшид кызы “Исем сүз төркеме” (4 нче сыйныф) дигән темаларга ачык дәресләр күрсәттеләр. Дәресләрдә төрле эш алымнары һәм яңа мәгълүмати чаралар кулланылды. Шулай ук тәҗрибә уртаклашу максатыннан Галимҗанова С.В., Шәмсетдинова Л.Т. “Заманча диктант төрләре”, Салихова А.Р., Садыйкова Г.И. “Мин татарча сөйләшәм” дип исемләнгән остаханәләр үткәрде. Кунак булып килгән укытучылар бик теләп остаханәләрдә катнаштылар, фикер алыштылар, үзләренә яңалык ачтылар.



К списку новостей