МБОУ "Средняя общеобразовательная школа-интернат с углубленным изучением отдельных предметов для одаренных детей" Сабинского муниципального района РТ
Визитная карточка
| Адрес: | 422060, пгт. Богатые Сабы, ул. Кол Гали, д. 40 |
| Телефон: | +7(843)-622-20-15 |
| E-Mail: | 2-saba@mail.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "СОШ - интернат для одаренных детей" |
| Руководитель: | Давлетшин Нияз Ильгизович |
| Год основания учреждения: | 2013 |
| У нас учатся: | 187 обучающихся |
| У нас учат: | 26 педагогов |
Наши новости
Мәңге онытылмас исемнәр...
Опубликовано: 12.02.2021 Бүген, 12 нче февраль, мәктәбебездә Муса Җәлилнең тууына 115 ел булу уңаеннан “Мәңге онытылмас исемнәр...” дигән әдәби кичә үтте.
Муса Җәлил... Бу исемне телгә алуга, күз алдына, ниндидер, гадәттән тыш кеше килеп баса. Ул – ялкынлы шигырьләр язган шагыйрь дә, илнең азатлыгы өчен көрәшкән курку белмәс яугир дә, үлемне ирләрчә каршылаган каһарман да. Чарада Муса Җәлилнең шигырьләрен сөйләделәр, балачагын, яшүсмер вакытын сәхнәләштерделәр. Туфан Миңнуллинның “Моңлы бер җыр” публицистик драмасыннан өзекләр күрсәттеләр. Кичә бер минутлык тынлык белән тәмамланды.
Җыр өйрәтте мине хөр яшәргә
Һәм үләргә кыю ир булып.
Гомрем минем моңлы бер җыр иде,
Үлемем дә яңгырар җыр булып.
К списку новостей













