МБОУ "Средняя общеобразовательная школа-интернат с углубленным изучением отдельных предметов для одаренных детей" Сабинского муниципального района РТ
Визитная карточка
| Адрес: | 422060, пгт. Богатые Сабы, ул. Кол Гали, д. 40 |
| Телефон: | +7(843)-622-20-15 |
| E-Mail: | 2-saba@mail.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "СОШ - интернат для одаренных детей" |
| Руководитель: | Давлетшин Нияз Ильгизович |
| Год основания учреждения: | 2013 |
| У нас учатся: | 187 обучающихся |
| У нас учат: | 26 педагогов |
Наши новости
Милли почмак
Опубликовано: 19.02.2021 2021 нче ел Татарстан президенты Рөстәм Нургали улы Миннеханов указы нигезендә “Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы” дип игълан ителде. Шул уңайдан мәктәбебез милли почмаклар бәйгесендә каташа.
Без – татарлар!
Шушы исем белән
Җирдә яшәү үзе зур бәхет
Яшибез без бу җирдә,
Бар халыклар белән берләшеп.
Татар халкының милли киеме - чын мәгънәсендә халыкның күңел көзгесе. Татар халкы элек-электән бик матур киенергә яраткан. Чигелгән түбәтәйләре, берсеннән-берсе матур калфаклары, алъяпкычлары, бизәкле читекләре белән дан тотканнар. Милли почмагыбызда татар милли бизәкләре белән эшләнгән татар халык киемнәре, түбәтәй-калфаклары, читек-чүәкләре урын алган.
Татар халык ашлары белән чәй өстәле әзерләнгән.
Мәктәбебездә эшләп килүче мозаика түгәренә йөрүче укучыларыбызның кул эшләре күргәзмәбезнең йөзек кашы. Төрле ташлар кулланып иҗат ителгән корама, япма, юрган үрнәген, татар кызы, Колшәриф һәм Сабабыз мәчете, Сабантуй бәйрәменнән бер мизгелне күрә аласыз.
Халкыбызның күңел бизәкләре
Килә ерак чорлардан.
Үссен татар балалары
Илһам алып шулардан.
К списку новостей













