МБОУ "Средняя общеобразовательная школа-интернат с углубленным изучением отдельных предметов для одаренных детей" Сабинского муниципального района РТ
Визитная карточка
| Адрес: | 422060, пгт. Богатые Сабы, ул. Кол Гали, д. 40 |
| Телефон: | +7(843)-622-20-15 |
| E-Mail: | 2-saba@mail.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "СОШ - интернат для одаренных детей" |
| Руководитель: | Давлетшин Нияз Ильгизович |
| Год основания учреждения: | 2013 |
| У нас учатся: | 187 обучающихся |
| У нас учат: | 26 педагогов |
Наши новости
Халыкара Туган тел көне!
Опубликовано: 20.02.2021Туган тел! Барыбыз өчен дә газиз, кадерле бу сүз. “ И туган тел, и матур тел – әткәм - әнкәмнең теле!” – дип әйткән безнең бөек шагыйребез Тукай. Б арлык илләрдә дә 21 февраль - туган тел көне буларак билгеләп үтелә. Каян килеп чыккан соң бу бәйрәм? 1999 елның ноябрендә ЮНЕСКО туган телгә игътибар бирү турында мәсьәлә күтәреп чыга. Шуннан соң дөньяда, телләрнең әһәмиятен күрсәтү һәм ана теленә сак караш тәрбияләү максатыннан, 21 февраль - бөтендөнья туган тел көне буларак билгеләп үтелә башлый. Әлеге көн уңаеннан мәктәбебездә 1-11 нче сыйныф укучылары катнашында зур бәйрәм кичәсе үтте. Бәйрәм чарасы татар халык җыр - биюләре, шигырьләр, һәм курай, тальян моңнары белән үрелеп барды. Башлангыч сыйныф укучылары Г.Тукай әсәрләреннән театральләштерелгән өзек күрсәтеп, кичәбезне тагын да ямьләндерделәр. Татар теленең гимны булган “Туган тел” җырын бергәләшеп җырлап бәйрәмебезне тәмамладык.
К списку новостей













