МБОУ "Средняя общеобразовательная школа-интернат с углубленным изучением отдельных предметов для одаренных детей" Сабинского муниципального района РТ
Визитная карточка
| Адрес: | 422060, пгт. Богатые Сабы, ул. Кол Гали, д. 40 |
| Телефон: | +7(843)-622-20-15 |
| E-Mail: | 2-saba@mail.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "СОШ - интернат для одаренных детей" |
| Руководитель: | Давлетшин Нияз Ильгизович |
| Год основания учреждения: | 2013 |
| У нас учатся: | 187 обучающихся |
| У нас учат: | 26 педагогов |
Наши новости
«Халкыбызның күңел җәүһәрләре»
Опубликовано: 11.03.2021 Халык мәдәнияте ул-милләтебезнең йөзе, рухи хәзинәсе, җәмгыятьнең байлыгы. Татар халкының мең елларга сузылган тәҗрибәсе, гореф-гадәтләре, кешене шәхес итүче сыйфатлары, бай тарихы, тәрбия зиннәтләре бар. Шуларга нигезләнү тәрбия эшенең нәтиҗәлелеген арттыра. Бүгенге «Халкыбызның күңел җәүһәрләре» дип исемләнгән кичә дә укучыларыбыз күңелендә халкыбызның гореф-гадәтләрен, йолаларын, милли уеннарын яңартты. Кичәне укучылар татар халык уеннары уйнап башлап җибәрделәр. Аеруча да күңелләренә «Түбәтәйле» һәм «Йөзек салыш» уены хуш килде. Бирелгән җәзаларда да берсе дә сынатмады. Кичәнең дәвамы татар халкының милли ризыклары белән әзерләнгән чәй өстәле артында үтте.
Хәтерләүдән курыкма син!
Үткәннәрне онытма син.
Бел син ерак бабайларның
Ничек итеп көн иткәнен.
Нинди уйлар, нинди моңнар
Безгә калдырып киткәнен.
К списку новостей













