• Информируем вас, что с 1 января 2024 года оценки и расписание доступны в новой версии Электронного образования по адресу ms-edu.tatar.ru. В данной версии электронного дневника вы можете продолжать смотреть ранее полученные оценки.
    С более подробной информацией можно ознакомиться на сайте: info.edu.tatar.ru.

Электронное образование Республики Татарстан

МБОУ "Средняя общеобразовательная школа-интернат с углубленным изучением отдельных предметов для одаренных детей" Сабинского муниципального района РТ

Решаем вместе
Есть предложения по организации учебного процесса или знаете, как сделать школу лучше?

Визитная карточка

Адрес: 422060, пгт. Богатые Сабы, ул. Кол Гали, д. 40
Телефон: +7(843)-622-20-15
E-Mail: 2-saba@mail.ru
Министерство: Министерство образования и науки Республики Татарстан
Короткое название: МБОУ "СОШ - интернат для одаренных детей"
Руководитель: Давлетшин Нияз Ильгизович
Год основания учреждения: 2013
У нас учатся: 187 обучающихся
У нас учат: 26 педагогов

Наши новости

Бер очрашу узе бер гомер

Опубликовано: 18.03.2021

     Районыбыз талантлы язучыларга бай. Алар арасында инде шактый гына танылганнары да, һәм яңарак кына каләм тибрәтүчеләр дә бар. Республика, район газета-журналлары, язучыларның чыгарган китаплары аша без аларның ижатлары белән даими танышып торабыз, әсәрләре, шигырьләре аша үзебезгә рухи көч алабыз. Мең тапкыр ишеткәнче, бер тапкыр күр дигәнне хуплап, бүген мәктәбебездә  чын мәгънәсендә сихри очрашу үтте. Олы йөрәкле, гаҗәеп тә талантлы, киң күңелле язучыбыз, якташыбыз шагыйрә Ильмира Рэшит кызы Гыймаева мәктәбебезгә кунакка килде.  Илмира ханым күпләгән шигырьләре, хикәяләре, үзенчәлекле әсәрләре, йөзләгән мәкаләләре белән халкыбыз йөрәгенә, укучылар күңеленә юл тапкан шәхес. Иҗаты да үзенчәлекле: бер яктан, әсәрләре тормышчан, геройлары да гади кешеләр, ә икенче яктан, алар фәлсәфи уйлануларга корылган.  Анда табигатьтәге үзгәрешләр дә, туган тел, туган нигез, дуслык, мәхәббәт темалары да урын алган. Илмира ханымның шигырьләре күңел түренә үтеп керә, берәүне дә битараф калдырмый, чөнки аларда тормыш чынбарлыгы.
     
Кичә җылы әңгәмә, шигырьләр, җырлар  тыңлау белән үрелеп барды. Илмира Рәшит кызы укучыларыбызны кызыксындырган һәр сорауга җавап бирде, киңәшләре белән уртаклашты.
     
Бүгенге матур, файдалы очрашу өчен Илмира Рәшит кызына зур рәхмәтебезне җиткерәбез.  Киләчәктә дә тормыштан ямь табып, матур шигырьләр-әсәрләр иҗат итеп, яңалыкка, алга омтылып яшәгез. Иҗат ялкыннарыгыз сүрелмәсен, илһамыгыз кимемәсен! Татар әдәбиятында беркемне дә кабатламас урын алып торучы, мәңге янып иҗат итүче язучыбыз булып калыгыз! Сезгә озын гомер юллары, ныклы сәламәтлек, иминлек телибез.



К списку новостей