МБОУ "Средняя общеобразовательная школа-интернат с углубленным изучением отдельных предметов для одаренных детей" Сабинского муниципального района РТ
Визитная карточка
| Адрес: | 422060, пгт. Богатые Сабы, ул. Кол Гали, д. 40 |
| Телефон: | +7(843)-622-20-15 |
| E-Mail: | 2-saba@mail.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "СОШ - интернат для одаренных детей" |
| Руководитель: | Давлетшин Нияз Ильгизович |
| Год основания учреждения: | 2013 |
| У нас учатся: | 187 обучающихся |
| У нас учат: | 26 педагогов |
Наши новости
"Бөртекләп җыелган гомер" китабын тәкъдир итү кичәсе
Опубликовано: 01.04.2021 Бүген мәктәбебезнең “Серле каләм” түгәрәгенә йөрүче укучыларыбызны районыбызның Үзәк китапханәсе хезмәткәрләре "Бөртекләп җыелган гомер" дигән китапны тәкъдир итү кичәсенә чакырдылар. Авторлары - яшь язучы Дания Нәгыйм һәм Рөстәм Нәбиев үзе. Әлеге китап 3000 тираж белән чыккан һәм ике атна эчендә таралып та беткән, кабат бастыруга биргәннәр. Китап, тышлыгыннан күренүенчә, 2015 елда Омскида казарма җимерелү аркасында ике аягын да югалткан Чакмагыш егете Рөстәм Нәбиев һәм аның ныклы терәге булган сөеклесе Индира турында. Чынбарлык вакыйгаларга нигезләнеп язылган әлеге повестьта әсәрнең төп герое Рөстәмнең фаҗигале язмышы, тормыш сукмаклары, хис-кичерешләре тасвирлана. Алга әйдәгән хыяллары бер мизгелдә челпәрәмә килгән егет тормыш сынаулары каршында югалып калмый, ихтыяр көчен, сабырлыгын, тугрылыклы мәхәббәтен юлдаш итеп яшәргә омтыла, кешеләрне сокландырып, алга таба атлый. Китапханәче Мостафина Гөлнара Рашат кызы китапның эчтәлеге, Рөстәмнең балачагыннан хәзерге тормышына кадәр булган вакыйгаларны укучыларга җентекләп түкми – чәчми сөйләде, геройның тормышыннан төшерелгән видеолар, фотоларга үреп бирде.
Әлеге чара өчен китапханә хезмәткәрләренә зур рәхмәтебезне җиткерәбез, алга таба да эшләрендә уңышлар телибез.
К списку новостей













