МБОУ "Средняя общеобразовательная школа-интернат с углубленным изучением отдельных предметов для одаренных детей" Сабинского муниципального района РТ
Визитная карточка
| Адрес: | 422060, пгт. Богатые Сабы, ул. Кол Гали, д. 40 |
| Телефон: | +7(843)-622-20-15 |
| E-Mail: | 2-saba@mail.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "СОШ - интернат для одаренных детей" |
| Руководитель: | Давлетшин Нияз Ильгизович |
| Год основания учреждения: | 2013 |
| У нас учатся: | 187 обучающихся |
| У нас учат: | 26 педагогов |
Наши новости
“Балалар һәм яшүсмерләр китабы атналыгы”
Опубликовано: 02.04.2021 Балалар һәм яшүсмерләр китабы атналыгы беренче тапкыр 1943 елда, күренекле балалар язучысы Лев Кассиль тәкъдиме белән үткәрелә. Авыр сугыш елларында балаларның күңелен күтәреп җибәрү, аларны рухларындыру максаты белән 1943 елның 25 мартында балалар язучылары бәйрәм оештыралар. Биредә Самуил Маршак, Корней Чуковский, Лев Кассиль, Агния Барто, Сергей Михалков кебек атаклы язучылар катнашалар. Алар балаларга үзләренең шигырьләрен сөйлиләр, әсәрләреннән өзекләр укыйлар, үз иҗатлары турында фикерләре белән уртаклашалар, балаларның сорауларына җавап бирәләр, күңелле әдәби уеннар үткәрәләр. Бәйрәм бары бер көн генә була. Моның бик аз булуын оештыручылар да аңлый һәм 1944 елда башлап китап бәйрәме бер атна дәвамында уздырыла. Татарстанда Балалар һәм яшүсмерләр китабы атналыгы беренче тапкыр 1946 елда Республика балалар китапханәсендә бәйрәм ителә.
30 март - 3 апрель көннәрендә мәктәбебездә дә “Балалар һәм яшүсмерләр китабы атналыгы” үтте. Укучылар өчен яңа басылып чыккан китаплар күргәзмәсе булдырылды, “Китапны саклап тот” акциясе үткәрелде. Әкиятләр остасы Х.К. Андерсенга, якташ язучыларыбызның иҗатына багышлап әдәби сәгатьләр үтте. Иң күп китап укучы сыйныфлар бәйгесендә 2 һәм 7 нче сыйныф укучылары җиңеп чыкты. Укучылар атналыкта актив катнаштылар, рухи байлык тупладылар
К списку новостей













