• Информируем вас, что с 1 января 2024 года оценки и расписание доступны в новой версии Электронного образования по адресу ms-edu.tatar.ru. В данной версии электронного дневника вы можете продолжать смотреть ранее полученные оценки.
    С более подробной информацией можно ознакомиться на сайте: info.edu.tatar.ru.

Электронное образование Республики Татарстан

МБОУ "Средняя общеобразовательная школа-интернат с углубленным изучением отдельных предметов для одаренных детей" Сабинского муниципального района РТ

Решаем вместе
Есть предложения по организации учебного процесса или знаете, как сделать школу лучше?

Визитная карточка

Адрес: 422060, пгт. Богатые Сабы, ул. Кол Гали, д. 40
Телефон: +7(843)-622-20-15
E-Mail: 2-saba@mail.ru
Министерство: Министерство образования и науки Республики Татарстан
Короткое название: МБОУ "СОШ - интернат для одаренных детей"
Руководитель: Давлетшин Нияз Ильгизович
Год основания учреждения: 2013
У нас учатся: 187 обучающихся
У нас учат: 26 педагогов

Наши новости

“Исемең матур кемнәр куйган”

Опубликовано: 08.04.2021

     Бүген мәктәбебездә 7-8 нче сыйныфлар катнашында “Исемең матур кемнәр куйган” исеме астында татар халкының гореф-гадәтләрен чагылдырган әдәби чара үткәрелде.
     
Гаиләдә бала туу гаять зур шатлык булып санала. Бу уңайдан татар халкында бик матур гореф-гадәтләр формалашкан: кечкенә сабыйны кабул итү һәм бу эштә иң актив шәхес кендек әбисенә тапшыру, зур хөрмәт, ышану һәм бүләкләр; бәби туе, балага иксез-чиксез өметләр баглап бәхетләр теләп, тирән эчтәлекле исем кую, юындыру, сөннәт һ.б.
     
Исем кушу гаиләдә зур вакыйга. Исем кушу, бала тугач та, бер атна-ун көн эчендә башкарыла. Исем кушу мәҗлесендә ата-ана, әби-баба, кендек әби катнашырга тиеш.
     
Галимнәр уйлавынча, балага белем һәм тәрбия бирүдә бишек җырлары бик зур роль уйный. Бишек җырлары баланы кешеләргә ихтирамлы, мәрхәмәтле булырга, ата-ананы хөрмәт итәргә өйрәтә, туган теленә, милләтенә мәхәббәт тәрбияли.
     
Баланың беренче көненнән үк туплый башлаган хәзинәсе – туган теле. Ана телендә үзләштерелгән белем-күнекмәләр акыл-зиһен хәтеренә көчлерәк сеңәләр.
     
Шушу йолаларны искә төшереп, күңелдән үткәреп, әдәби кичәдә яңарттык, уйнап карадык. Безнең бурыч милли гореф-гадәтләребезне, йола-бәйрәмнәребезне буыннан-буынга тапшыру, киләчәгебезне кайгыту.



К списку новостей