МБОУ "Средняя общеобразовательная школа-интернат с углубленным изучением отдельных предметов для одаренных детей" Сабинского муниципального района РТ
Визитная карточка
| Адрес: | 422060, пгт. Богатые Сабы, ул. Кол Гали, д. 40 |
| Телефон: | +7(843)-622-20-15 |
| E-Mail: | 2-saba@mail.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "СОШ - интернат для одаренных детей" |
| Руководитель: | Давлетшин Нияз Ильгизович |
| Год основания учреждения: | 2013 |
| У нас учатся: | 187 обучающихся |
| У нас учат: | 26 педагогов |
Наши новости
"Татарның якты кояшы-Габдулла Тукай"
Опубликовано: 22.04.202122 нче апрель көнне укучыларыбыз Габдулла Тукайның тууына 135 ел уңаеннан, “Татарның якты кояшы – Габдулла Тукай” дип исемләнгән район үзәк китапханәсе үткәргән интеллектуаль уенда катнаштылар. Уен 5 өлештән торды: 1 нчесе “Китап битләрендә тормыш мизгеле”, 2 нчесе “Күп укыган күп белер” - шагыйрьнең тормыш юлы, иҗаты буенча сораулар, 3 нче өлеш “Яхшы китап-иң ышанычлы дус” - шагыйрьнең шигырьләреннән өзекләр, 4 нче өлеш - “Яңа китап белән таныштыру”, 5 нче өлеш – блиц-турнир “Син беләсеңме?”. Шулай ук видео форматында уенга сорауны Яңа Кырлай авылында урнашкан Тукай музееннан Сафиуллина Гөлшат Мөсхүт кызы да җибәргән иде. Һәр өлештә 6 сорау булды, укучылар сорауларны үзләре сайлап алып 1 минут эчендә җавап бирергә тиеш булдылар, дөрес җавап биргән командага баллар куелып барылды. Укучылар сынатмадылар, актив җавап биреп үз белемнәрен, осталыкларын күрсәттеләр. Ахырдан һәр укучыга истәлек бүләкләре тапшырылды. Әлеге файдалы, күңелле чара өчен район үзәк китапханәсе хезмәткәрләренә зур рәхмәтебезне җиткерәбез, эшләрендә уңышлар телибез.
К списку новостей













