МБОУ "Средняя общеобразовательная школа-интернат с углубленным изучением отдельных предметов для одаренных детей" Сабинского муниципального района РТ
Визитная карточка
| Адрес: | 422060, пгт. Богатые Сабы, ул. Кол Гали, д. 40 |
| Телефон: | +7(843)-622-20-15 |
| E-Mail: | 2-saba@mail.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "СОШ - интернат для одаренных детей" |
| Руководитель: | Давлетшин Нияз Ильгизович |
| Год основания учреждения: | 2013 |
| У нас учатся: | 187 обучающихся |
| У нас учат: | 26 педагогов |
Наши новости
Чишмә җыры тынмасын!
Опубликовано: 17.06.2021 “Тау башына салынгандыр безнең авыл,
Бер чишмә бар якын безнең авылга ул;
Авылыбызның ямен, суы тәмен беләм,
Шуңа күрә сөям җаным, тәнем белән”,- дип язган сөекле шагыйребез Г.Тукай.
Әйе, туган авылларыбыз чишмәләрдән башлана. Җир куеныннан көмеш балдаклар чыгарып агучы чишмәләр кемгә генә кадерле түгел икән? Безнең балачагыбыз, гүя, шуннан башлана, яшел чирәмле чишмә юлы тормышка юл күрсәтә.
Чишмәләр кечкенә булсалар да, табигатькә җан кертүчеләр, елга, күл, инеш, диңгез һәм океанарга тормыш өрә торган табигать байлыклары буларак әһәмиятле. Чишмәләргә кешеләр борынгы заманнардан ук табынып яшәгәннәр. Чишмә суларын эчеп дәваланганнар. Чишмәләр сафлыкка,чисталыкка өндәгән.Чишмәләр янында кешеләр сафланып , чистарып киткәндәй була.
Һәр чишмәнең үз тарихы, үз моңы, үз юлы бар. Мәктәбебезнең җәйге ял лагеренә йөрүче балалар белән районыбыз чишмәләренә экскурсия оештырылды, һәр чишмәнең тарихы искә алынды.
К списку новостей













