• Информируем вас, что с 1 января 2024 года оценки и расписание доступны в новой версии Электронного образования по адресу ms-edu.tatar.ru. В данной версии электронного дневника вы можете продолжать смотреть ранее полученные оценки.
    С более подробной информацией можно ознакомиться на сайте: info.edu.tatar.ru.

Электронное образование Республики Татарстан

МБОУ "Средняя общеобразовательная школа-интернат с углубленным изучением отдельных предметов для одаренных детей" Сабинского муниципального района РТ

Решаем вместе
Есть предложения по организации учебного процесса или знаете, как сделать школу лучше?

Визитная карточка

Адрес: 422060, пгт. Богатые Сабы, ул. Кол Гали, д. 40
Телефон: +7(843)-622-20-15
E-Mail: 2-saba@mail.ru
Министерство: Министерство образования и науки Республики Татарстан
Короткое название: МБОУ "СОШ - интернат для одаренных детей"
Руководитель: Давлетшин Нияз Ильгизович
Год основания учреждения: 2013
У нас учатся: 187 обучающихся
У нас учат: 26 педагогов

Наши новости

“Аулак өй”

Опубликовано: 01.10.2021

     Бүген мәктәбебездә “Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы”  уңаеннан Республикакүләм “Аулак өй” батл проекты үтте. Әлеге чараны оештыручы “Үз өем” электрон журналының редакторы Сәрия Закирова. Проектның максаты: киләчәк буынга татар халык гореф-гадәтләрен, йола-уеннарын җиткерү, милли җыр-биюләребез, ризыкларыбыз аша тәрбия бирү, туган телебезгә мәхәббәт уяту һәм аны саклау.
     
Кунакларны укучыларыбыз 4 телдә төрле шигырьләр сөйләп, ипи-тоз белән каршылады. Соңыннан 5 нче сыйныф укучылары башкаруында   курай моңнары дөньясына чумдылар. Башлангыч сыйныф укучылары “Йөзек салыш” йола – уенын күрсәтте, 5-10 нчы сыйныф   укучылары “Милли почмак” күргәзмәсе белән таныштырдылар. Шагыйрьләребез шулай ук милли ризыкларыбыздан да авыз итте.
     Ярыш бик кызу барды. Язучылар командасында Ә.Атнабаев премиясе лауреаты - Галия Гайнетдин, Апас районының абсолют җиңүчесе – Руцилә Садриева, Мәскәү кунагы – Зәлия Нуриәхмәтова, шагыйрә Суфия Мостафина, музыкант – композитор Рафинат Сәләховлар иде. “Татар кызлары” командасында мәктәбебез укучылары – Вәлимөхәммәтова Ләләгөл, Гайнетдинова Ландыш, Зарипова Чулпан, Каримуллина Айсылу, Мингазова Динә, Зиннурова Сөмбел, Галимуллина Алия, Фәләхова Талия, Гайзуллина Дилә, Галиакбәрова Гөлнаралар, язучылар командасын узып китеп, җиңү яуладылар. Жюри әгъзалары Саҗидә Сөләйманова премиясе лауреаты – Фәүзия Солтан һәм югары квалификацияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы Чулпан Фәйзематова ярышны югары дәрәҗәдә дип бәяләделәр. Ә без үз чиратыбызда, әлеге чараны оештыруга үз көчен керткән кешеләргә: кунакларга, укытучыларга, әти-әниләргә, укучыларга зур рәхмәтебезне җиткерәбез.
     
Халкыбызның күңел бизәкләре
     
Килә ерак чорлардан.
     
Үссен татар балалары
     
Илһам алып шулардан



К списку новостей