МБОУ "Средняя общеобразовательная школа-интернат с углубленным изучением отдельных предметов для одаренных детей" Сабинского муниципального района РТ
Визитная карточка
| Адрес: | 422060, пгт. Богатые Сабы, ул. Кол Гали, д. 40 |
| Телефон: | +7(843)-622-20-15 |
| E-Mail: | 2-saba@mail.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "СОШ - интернат для одаренных детей" |
| Руководитель: | Давлетшин Нияз Ильгизович |
| Год основания учреждения: | 2013 |
| У нас учатся: | 187 обучающихся |
| У нас учат: | 26 педагогов |
Наши новости
"Озын толым - 2021" бәйгесе
Опубликовано: 13.11.2021 Татар кызлары элек-электән чибәрлекләре, тыйнак, уңган озын толымлы булулары белән дан тотканнар. Нинди генә шигырьләр, җырлар чыгармаганнар озын толымлы кызлар турында. Менә берсе:
Ераклардан күренеп тора
Былышлы басмалары.
Кызлар чәчен үреп салса
Җилферди тасмалары.
Ә татар халык әкиятләрендәге кызларны күз алдына китерик әле. Зөһрә... Гөлчәчәк... Үги кыз... Буйлыры зифа, йөзләре тулган айдай, чәчләре...Чыннан да чәчләре нинди соң әле. Аларның чәче озын, толым –толым. Кызларның матулыгы, зиннәлелеге чәченә карап беленә, ди халык.
Шуңа күрә татар кызлары гомер-гомергә озын чәч үстергәннәр. Андый озын чәчле кызлар безнең мәктәптә дә бик күп. Шулар арасын бәйге үткәреп иң озын чәчкә ия булганнары билгеләнде. Менә алар: башлангыч сыйныфлардан: Тахаутдинова Камилә, Гафиатуллина Мәликә, Байтурина Зәлинә, Гатиятуллина Мәдинә, Гилманова Әдилә. 5-11 сыйныфлардан Зарипова Чулпан, Мухаметова Сафия, Закирова Регина, Газизова Энҗе. Ә иң-иң озын толым иясе ул 5 нче сыйныф укучысы Мавлетова Әнисә.
К списку новостей













