МБОУ "Средняя общеобразовательная школа-интернат с углубленным изучением отдельных предметов для одаренных детей" Сабинского муниципального района РТ
Визитная карточка
| Адрес: | 422060, пгт. Богатые Сабы, ул. Кол Гали, д. 40 |
| Телефон: | +7(843)-622-20-15 |
| E-Mail: | 2-saba@mail.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "СОШ - интернат для одаренных детей" |
| Руководитель: | Давлетшин Нияз Ильгизович |
| Год основания учреждения: | 2013 |
| У нас учатся: | 187 обучающихся |
| У нас учат: | 26 педагогов |
Наши новости
Музейга сәяхәт
Опубликовано: 31.01.202231 нче гыйнвар көнне мәктәбебезнең 10 нчы сыйныф укучылары Саба туган якны өйрәнү музеена сәяхәт кылдылар. Әлеге музей экспонатларга бик бай. Татар халкының борынгы тормыш-көнкүреш үрнәкләре аеруча кызыксыну уята. Һәрберсе әби-бабаларыбызның яшәешен күзалларга мөмкинлек бирә. Кадим Җәмитовның сынлы сәнгать үрнәкләре, Саба районы мәчетләре тарихы, мәдәнияты турында истәлекләр – барысы да зур кыйммәткә ия. Экскурсия тәмамлангач, музей хезмәткәре Билалова И.Н. укучылар белән мастер-класс үткәрде. Татар халкы борынгыдан көнкүреш предметларын бизәү, матурлау белән шөгыльләнгән. Шул исәптән савыт-сабаларны да. Укучылар агач кашыкларга төрле бизәкләр ясадылар, агач предметларга бизәкләр төшерү буенча мәгълумат алдылар. Әлеге мастер-класс балаларга бик ошады, рәсем төшерү бик мавыктыргыч булды. Экскурсия һәм мастер-класс өчен Илсия Нургаян кызына рәхмәт җиткерәбез. Халкыбызның көнкүреш сәнгатен балаларга өйрәтү, җиткерү зур әһәмияткә ия.
К списку новостей













