МБОУ "Средняя общеобразовательная школа-интернат с углубленным изучением отдельных предметов для одаренных детей" Сабинского муниципального района РТ
Визитная карточка
| Адрес: | 422060, пгт. Богатые Сабы, ул. Кол Гали, д. 40 |
| Телефон: | +7(843)-622-20-15 |
| E-Mail: | 2-saba@mail.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "СОШ - интернат для одаренных детей" |
| Руководитель: | Давлетшин Нияз Ильгизович |
| Год основания учреждения: | 2013 |
| У нас учатся: | 187 обучающихся |
| У нас учат: | 26 педагогов |
Наши новости
Бәрәкәтле булсын язлар, Нәүрүз мөбәрәк булсын!
Опубликовано: 25.03.2022 25 нче март көнне мәктәбебездә халкыбызның йолаларын, гореф-гадәтләрен балаларга өйрәтү максатыннан "Нәүрүз бәйрәме" үткәрелде. Бәйрәм , Нәүрүзбикәнең теләкләре белән башланып китте. Кыш бабай көч сынашырга килде, урынын язга бирергә теләмәде. Ләкин Кыш бабабыз арды, эреде, теләкләрен әйтеп урынын Нәүрүзбикәгә бирде. Бәйрәм һәр сыйныф укучыларының матур чыгышлары, җырлары, биюләре белән үрелеп барды.
Бәйрәмнең икенче өлешендә укучылар төрле ярышларда үзләренең көчләрен сынадылар: кашык белән су ташыдылар, кашыкка йомырка салып йөгерделәр, чүлмәк ваттылар, ярма араладылар.
Бәйрәмебезнең иң тәмле җире - Нәүрүз күчтәнәчләре белән кайнар чәйдән һәркем теләп авыз итте.
Бәйрәмне оештыруда катнашкан укучыларыбызга, әти-әниләргә, мәктәп хезмәткәрләренә зур рәхмәтебезне җиткерәбез.
Бәрәкәтле булсын язлар, Нәүрүз мөбәрәк булсын!
К списку новостей













