МБОУ "Средняя общеобразовательная школа-интернат с углубленным изучением отдельных предметов для одаренных детей" Сабинского муниципального района РТ
Визитная карточка
| Адрес: | 422060, пгт. Богатые Сабы, ул. Кол Гали, д. 40 |
| Телефон: | +7(843)-622-20-15 |
| E-Mail: | 2-saba@mail.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "СОШ - интернат для одаренных детей" |
| Руководитель: | Давлетшин Нияз Ильгизович |
| Год основания учреждения: | 2013 |
| У нас учатся: | 187 обучающихся |
| У нас учат: | 26 педагогов |
Наши новости
Тукай яши безнең йөрәкләрдә!
Опубликовано: 26.04.2022 Бүген - бөек шагыйребез Габдулла Тукайның туган көне. Татар шигъриятендә Габдулла Тукай - иң якты йолдыз. Ул калдырган иҗат мирасы һәм рухи яктылык - безнең мактанычыбыз һәм горурлыгыбыз. Аның исеме татар мәдәниятенең үткәне, бүгенгесе һәм киләчәге белән мәңгегә бәйле. Шул уңайдан мәктәбебездә “Тукай яши безнең йөрәкләрдә” исемле әдәби-музыкаль кичә үтте. Кичәдә 5-10 сыйныф укучылары актив катнашты: Габдулла Тукай шигырьләрен сөйләп “Нәфис сүз остасы” бәйгесендә көч сынаштылар, шагыйрь сүзләренә язылган җырлар җырладылар, язучының иҗаты белән тагын да якыннанрак таныштылар.
Халык моңы синең җырың булды,
Халык күңеле – синең күңелең.
Ил гомере, халык гомере кебек,
Озын булыр, шагыйрь гомерең!
К списку новостей













