МБОУ "Средняя общеобразовательная школа-интернат с углубленным изучением отдельных предметов для одаренных детей" Сабинского муниципального района РТ
Визитная карточка
| Адрес: | 422060, пгт. Богатые Сабы, ул. Кол Гали, д. 40 |
| Телефон: | +7(843)-622-20-15 |
| E-Mail: | 2-saba@mail.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "СОШ - интернат для одаренных детей" |
| Руководитель: | Давлетшин Нияз Ильгизович |
| Год основания учреждения: | 2013 |
| У нас учатся: | 187 обучающихся |
| У нас учат: | 26 педагогов |
Наши новости
Укырга чакырабыз.
Опубликовано: 09.08.2013Татарстан Республикасы Саба муниципаль районының “Сәләтле балалар өчен аерым предметлар тирәнтен өйрәнелә торган урта гомуми белем мәктәп – интернаты” муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе 2013-14 нче уку елына 1-11 сыйныфларга сәләтле, талантлы, белемле укучы балаларны укырга чакыра.
Мәктәптә тирәнтен укыту 2 юнәлештә алып барылачак: филология һәм физика –математика юнәлешләрендә. Рус теле, инглиз теле, математика, физика, информатика, җәмгыять белеме фәннәрен тирәнтен үзләштерү күздә тотыла. 10-11 нче сыйныфларда физика-математика, социаль-экономик, социаль-гуманитар, филологик профильләрдә белем алу мөмкинлеге тудырыла. Мәктәптә заманча җиһазланган 23 кабинет, остаханә, спортзал, хореография залы, медицина кабинеты, тир бар. Балаларга конкурс нигезендә сайлап алынган, югары профессиональ осталыкка ия, укучыларны ЕГЭ, олимпиадага әзерләү тәҗрибәсе булган укытучылар белем бирәчәк. Инглиз телен тирәнтен өйрәнү өчен мәктәптә барлык шартлар да тудырыла: укучылар белән дәресләрдән тыш эшләргә тиешле тәрбиячеләр чит тел укытучылары булачак, география фәне инглиз телендә укытылачак. Укучыларга икенче чит тел өйрәтү планлаштырыла. Югары уку йортлары белән дә тыгыз элемтәдә тору күздә тотыла: югары уку йортлары педагоглары аерым фәннәрне килеп һәм дистанцион укыту каралган.
Төп дәресләрдән соң укучылар үзләре теләгән юнәлештә өстәмә шөгыльләнә. Тәҗрибәле белгечләр чакырып махсус курслар үткәрү каралган. Укучыларның хореография, спорт, музыка өлкәсендә булган иҗади сәләтләрен үстерү буенча түгәрәкләр эшләячәк. Әлеге түгәрәкләрне югары белемле, үз эшенең остазы булган педагоглар алып барачак. Мәктәптә педагог-психолог эшләячәк.
Мәктәбебездә читтән килеп укырга теләүчеләр өчен интернат оештырыла. Интернатта яшәүчеләр өчен түләүсез 5 тапкыр ашату һәм яшәү урыны каралган. Район үзәгендә яшәүчеләр бушлай 3 тапкыр кайнар ризык белән тәэмин ителә. Киләчәктә яңа интернат бинасы төзү, мәктәпкә капиталь ремонт ясау күздә тотыла.
Мәктәпкә кабул итү тәртибе:
- 1-11 сыйныфларга укучылар конкурс нигезендә кабул ителә. Конкурс рус теле, математика, инглиз теле, татар теле буенча тест һәм әңгәмә формасында, 5 һәм 10 сыйныф укучылары өчен 12 август, 6 һәм 11 сыйныф укучылары өчен 13 август, 7 һәм 9 сыйныфлар өчен 14 август, 8 сыйныфлар өчен 15 август көннәрендә 9.00-13.00 сәгатьләрдә үткәрелә. Билгеләнгән көннәрдә килә алмаган укучылар өчен тестлар 15-17 август көннәрендә уздырыла. Башлангыч сыйныф укучыларын 14 август көнне сәгать 9.00. да көтеп калабыз. Мәктәпнең адресы: Байлар Сабасы бистәсе, Кол Гали урамы 40 нчы йорт. Белешмәләр өчен телефон -2-20-15, 2-2-90.
- Хөрмәтле укучылар! Үзегездә булган сәләтне тагын да үстереп, җәмгыятьтә үз урыныгызны табардай шәхес булып үсәргә, математика, рус теле, чит телләрне тирәнтен өйрәнергә телисез икән, сәләтле балалар өчен аерым предметлар тирәнтен өйрәнелә торган урта гомуми белем мәктәп –интернатына рәхим итегез!
К списку новостей













