МБОУ "Средняя общеобразовательная школа-интернат с углубленным изучением отдельных предметов для одаренных детей" Сабинского муниципального района РТ
Визитная карточка
| Адрес: | 422060, пгт. Богатые Сабы, ул. Кол Гали, д. 40 |
| Телефон: | +7(843)-622-20-15 |
| E-Mail: | 2-saba@mail.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "СОШ - интернат для одаренных детей" |
| Руководитель: | Давлетшин Нияз Ильгизович |
| Год основания учреждения: | 2013 |
| У нас учатся: | 187 обучающихся |
| У нас учат: | 26 педагогов |
Наши новости
Белем бәйрәме.
Опубликовано: 01.09.2013Көмеш кыңгыраулы сентябрем,
Алтын аем, уз түрдән.
Бармы икән тагын шулай
Безнең кебек сине үз күргән.
Көмеш кыңгыраулы сентябрем,
Ачып җибәр серләр дөньясын.
Без бәхетле: йөрәк җырын,
Яшьлек җырын дөнья тыңласын!
1 нче сентябрь – Белем бәйрәме. Безнең мәктәп өчен бу көндә икеләтә бәйрәм булды. Билалова Ләйсән Рәкыйповна җитәкчелегендә “Сәләтле балалар өчен урта гомуми белем мәктәп-интернаты” яңа агым, яңа адым белән үзенең эшен башлап җибәрде. Беренче сыйныфка 28 укучы тәүге адымнарын ясады. Бәйрәм белән котларга мәктәбебезгә мәртәбәле кунаклар да килде: Саба муниципаль районы башлыгы – Миннеханов Рәис Нургалиевич, Саба муниципаль районының мәгариф бүлеге җитәкчесе – Шакиров Илфат Фоатович, Татарстан мәгариф һәм фән министының беренче урынбасары – Мостафин Данил Мәхмүтович. Алар үзләренең теләкләрен җиткереп, бүләкләр тапшырдылар, яңа уку елында уңышлар теләделәр.
К списку новостей













