МБОУ "Средняя общеобразовательная школа-интернат с углубленным изучением отдельных предметов для одаренных детей" Сабинского муниципального района РТ
Визитная карточка
| Адрес: | 422060, пгт. Богатые Сабы, ул. Кол Гали, д. 40 |
| Телефон: | +7(843)-622-20-15 |
| E-Mail: | 2-saba@mail.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "СОШ - интернат для одаренных детей" |
| Руководитель: | Давлетшин Нияз Ильгизович |
| Год основания учреждения: | 2013 |
| У нас учатся: | 187 обучающихся |
| У нас учат: | 26 педагогов |
Наши новости
“Татарча диктант - 2022”
Опубликовано: 26.11.2022 Бүген, 26 нчы ноябрьдә, мәктәбебездә Дөньякүләм белем тикшерү “Татарча диктант” акциясе булды. Акция әдәби татар телен өйрәнү, татар теленә кызыксынуны арттыруга, татар тел белгече һәм укытучысы профессияләрен популярлаштыруга юнәлтелгән. Чарада 209 кеше катнашты, шуларның 129 ы онлайн форматта язды. Диктант язу 3 аудиториядә барды. Диктант яздыручы хөрмәтле кунагыбыз – районыбызда эшләп килүче “Хәят” халык инициативаларын үстерү һәм тормышка ашыру буенча оешманың иң актив әгъзасы Шәрифуллина Гүзәл Хатыйп кызы. Иң өлкән катнашучы 8 нче сыйныф укучысы Гатауллин Илданның бабасы Гатауллин Мәгъдәнур Идият улының (82 яшь) акциядә катнашуы безне бик сөендерде. Иң яшь катнашучылар арасыннан 6 нчы сыйныф укучылары зур игътибарга лаек.
Әлеге акциядә катнашкан кунакларга, әти-әниләргә, әби-бабайларга, укытучыларга, укучыларга зур рәхмәтебезне җиткерәбез. Туган телебездә аралашыйк, аны саклыйк, яклыйк, киләчәк буынга тапшырыйк.
К списку новостей













