МБОУ "Средняя общеобразовательная школа-интернат с углубленным изучением отдельных предметов для одаренных детей" Сабинского муниципального района РТ
Визитная карточка
| Адрес: | 422060, пгт. Богатые Сабы, ул. Кол Гали, д. 40 |
| Телефон: | +7(843)-622-20-15 |
| E-Mail: | 2-saba@mail.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "СОШ - интернат для одаренных детей" |
| Руководитель: | Давлетшин Нияз Ильгизович |
| Год основания учреждения: | 2013 |
| У нас учатся: | 187 обучающихся |
| У нас учат: | 26 педагогов |
Наши новости
“Икмәк игенченең җан җылысы”
Опубликовано: 07.10.2013
Туган ягыбызда көз хөкем сөрә. Борынгыдан ук татар халкы урып – җыю эшләре тәмамлангач, уңыш бәйрәме үткәрә торган булган. Авыл халкы мәйданда уен-тамаша оештырган: биегән, җырлаган, күңел ачкан.
Без дә бу традицияне дәвам итеп, игенчеләргә һәм икмәккә дан җырлап, 3 нче сыйныф укучылары белән “Икмәк игенченең җан җылысы” дигән кичә үткәрдек.
Әйе, игенченең хезмәте җиңел түгел. Иген үстерү зур тырышлык, тәҗрибә, хезмәт сорый. Киң кырларда тир түгеп, мул уңыш үстерүче игенчеләребез - иң кадерле кешеләребез. Без аларга чын күңелдән рәхмәтлебез.
Ә икмәк табынга нур сибүче, кешегә, илгә көч-куәт бирүче. Юкка гына икмәкне яшәү чыганагы димәгәннәрдер.
Яшәү чыганагы – кояш нурын,
Җир җылысын саклап үзендә,
Күкрәкләргә терәп кисәр икмәк
Һәр табынның тора түрендә.
Икмәк игенченең җан җылысы,
Җир – Анага кадер – хөрмәте.
Яшәү тамыры ул һәр йөрәкнең
Шуңа кадерлибез икмәкне.
Кечкенәдән икмәк кадерен белергә, аны әрәм-шәрәм итмәскә һәм игенчеләребезне хөрмәтләргә өйрәнергә кирәк!
К списку новостей













