МБОУ "Средняя общеобразовательная школа-интернат с углубленным изучением отдельных предметов для одаренных детей" Сабинского муниципального района РТ
Визитная карточка
| Адрес: | 422060, пгт. Богатые Сабы, ул. Кол Гали, д. 40 |
| Телефон: | +7(843)-622-20-15 |
| E-Mail: | 2-saba@mail.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "СОШ - интернат для одаренных детей" |
| Руководитель: | Давлетшин Нияз Ильгизович |
| Год основания учреждения: | 2013 |
| У нас учатся: | 187 обучающихся |
| У нас учат: | 26 педагогов |
Наши новости
"Без - Тукайлы халык! "
Опубликовано: 26.04.202326 апрель көнне Татарстанда Туган тел көне һәм бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның тууына 137 ел тулу вакыйгасы билгеләп үтелә. Башка бәйрәмнәр һәм истәлекле даталар белән беррәттән, бу көн һәркайсыбызның күңелендә аерым урын биләп тора. “Туган телеңне онытсаң, рухыңны югалтырсың…”– дип язган шагыйрь. Туган телен белмәгән кеше үз халкыннан да, милли тамырларыннан да аерыла, туган җиренә дә ят була. Без күпмилләтле илебездә төрле телләрнең һәм үзенчәлекле диалектларның байлыгын һәм аһәңен саклап калырга тиешбез. Туган тел көне һәрвакытта да тынычлык, дуслык һәм татулык бәйрәме булсын! Ничә яшьтә Тукай, дигәндә… Яз яңартыр җирне мәңгегә, Күкне сафландырыр яшеннәр. Халкым булыр язлар яшендә, Тукай булыр халкым яшендә! Әлеге зур бәйрәм уңаеннан, укучыларыбыз районыбыз мәдәният йортында «Тукай эзләре буйлап» дип исемләнгән әкият карадылар һәм үзләренең хис-кчирешләрен рәсемгә төшереп «Без Тукай оныклары» дип аталган рәсем күргәзмәсен булдырдылар. Бәйрәм чаралары алдагы көннәрдә дә дәвам ителә.
К списку новостей













