МБОУ "Средняя общеобразовательная школа-интернат с углубленным изучением отдельных предметов для одаренных детей" Сабинского муниципального района РТ
Визитная карточка
| Адрес: | 422060, пгт. Богатые Сабы, ул. Кол Гали, д. 40 |
| Телефон: | +7(843)-622-20-15 |
| E-Mail: | 2-saba@mail.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "СОШ - интернат для одаренных детей" |
| Руководитель: | Давлетшин Нияз Ильгизович |
| Год основания учреждения: | 2013 |
| У нас учатся: | 187 обучающихся |
| У нас учат: | 26 педагогов |
Наши новости
Файдалы ял
Опубликовано: 02.06.2023 Лагерьның файдалы һәм күңелле бер көне артта калды. Иртәнге зарядка, тәмле аштан соң укучылар бию, пионербол, мозаика серләренә өйрәтә торган остаханәләрдә катнаштылар. «Чишмә — яшәү чыганагы» дип исемләнгән тәрбия сәгатендә чишмәләрнең барлыкка килүен, әһәмиятен, районыбыздагы чишмәләр тарихы һәм бүгенге көндә аларның торышы турында күп мәгълүмат тупладылар һәм карап кайттылар.
Лагерьның икенче яртысында укучылар, җомга намазыннан соң, районыбызның 1841 нче елда төзелгән мирасы — бай тарихлы мәчетенә экскурсиягә бардылар. Район мөхтәсибенең яшьләр белән эшләү бүлеге җитәкчесе — Алмаз хәзрәт Галимҗанов укучылар белән әңгәмә корды, аларны кызыксындырган сорауларга җавап бирде. Ислам динендә күркәм әхлаклы шәхес тәрбияләү – төп максатларның берсе. Р.Фәхретдиннең шундый канатлы сүзләре бар: «Балачакта алган тәрбияне соңрак бөтен дөнья халкы да үзгәртә алмас». Димәк, кеше тормышында иң мөһим булган, иң гүзәл сыйфатларны – әхлак нигезен – без кечкенәдән сала башларга тиешбез. Изгелек, Кешелеклелек, Намус, Сафлык, Гаделлек, Яхшылык һәм башка бик күп күркәм төшенчәләрне эченә алган Алмаз хәзрәтнең вәгазе — бүгенге көндә дә әдәп-әхлак тәрбиясе бирүдә төп алымнарның берсе булып тора.
Лагерьның бу көне укучыларыбыз күңелендә аеручада истә калырлык булды.
К списку новостей













