МБОУ "Средняя общеобразовательная школа-интернат с углубленным изучением отдельных предметов для одаренных детей" Сабинского муниципального района РТ
Визитная карточка
| Адрес: | 422060, пгт. Богатые Сабы, ул. Кол Гали, д. 40 |
| Телефон: | +7(843)-622-20-15 |
| E-Mail: | 2-saba@mail.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "СОШ - интернат для одаренных детей" |
| Руководитель: | Давлетшин Нияз Ильгизович |
| Год основания учреждения: | 2013 |
| У нас учатся: | 187 обучающихся |
| У нас учат: | 26 педагогов |
Наши новости
Сабантуе - хезмәт туе...
Опубликовано: 05.06.2023 Бирнә җыю – татар халкында сакланып килгән бик борынгы йолаларның берсе. Аны сабантуй алдыннан берничә көн кала җыялар: егетләр гармуннар тота, кызлар җырлыйлар, өйдән – өйгә кереп, такмак әйтеп, хуҗаларны сәламлиләр. Ә өй хуҗалары , үз чиратларында, өйләреннән чыгып, теләкләр теләп, сабантуйга дип хәстәрләнеп куйган бүләкләрен тапшыралар.
Әлеге күркәм йоладан Сәләтле балалар мәктәбе дә читтә калмады. 5 июнь көнне Саба урамнары буйлап милли киемнәрдән, гармунга кушылып җырлап-биеп, курай моңнарын тыңлап бик күңелле итеп бирнә җыю оештырылды. Әлеге чарада актив катнашкан һәр хезмәткәргә, укучыларга һәм сабантуйга бүләк тапшырган һәркемгә чиксез рәхмәтебезне җиткерәбез. Илләребез тыныч, сабантуе мәбарәк булсын! Бәйрәмгә рәхим итегез!
К списку новостей













