• Информируем вас, что с 1 января 2024 года оценки и расписание доступны в новой версии Электронного образования по адресу ms-edu.tatar.ru. В данной версии электронного дневника вы можете продолжать смотреть ранее полученные оценки.
    С более подробной информацией можно ознакомиться на сайте: info.edu.tatar.ru.

Электронное образование Республики Татарстан

МБОУ "Средняя общеобразовательная школа-интернат с углубленным изучением отдельных предметов для одаренных детей" Сабинского муниципального района РТ

Решаем вместе
Есть предложения по организации учебного процесса или знаете, как сделать школу лучше?

Визитная карточка

Адрес: 422060, пгт. Богатые Сабы, ул. Кол Гали, д. 40
Телефон: +7(843)-622-20-15
E-Mail: 2-saba@mail.ru
Министерство: Министерство образования и науки Республики Татарстан
Короткое название: МБОУ "СОШ - интернат для одаренных детей"
Руководитель: Давлетшин Нияз Ильгизович
Год основания учреждения: 2013
У нас учатся: 187 обучающихся
У нас учат: 26 педагогов

Наши новости

Без – Тукай-Кырлайда!

Опубликовано: 15.06.2023

     Бүген лагерьда ялитүче укучыларыбыз өчен аеруча да кызыклы, истәлекләргә бай көн булды. Бу көнне бөек шагыйребез Габдулла Тукай йөргән эзләрдән йөрергә, аның күңел халәтен якыннанрак тояр өчен укучыларыбыз Кырлай авылында урнашкан музейга сәяхәт кылдылар.
     Музей хезмәткәрләре безне бик җылы каршы алдылар һәм зур игътибар күрсәтеп, барлык экспонатлар белән таныштырдылар.
     Сәяхәтебезне Сәгъди абзый йортыннан башладык. Булачак шагыйребез әлеге йортта биш елга якын яшәгән. Бу авылда ул мәдрәсәгә йөреп белем алган. Укучыларыбыз бу йортта Тукайның балачагын күз алдына китереп, ул йөргән эзләрдән йөреп, аның күргән-кичергәннәрен кабат күз алдыннан үткәрделәр. Сәгъди абзый йорты белән янәшә урнашкан бай йорты белән таныштылар. Аннары сәяхәтебезне Тукай музеенда дәвам иттек. Экскурсовод   шагыйрьнең тормышы һәм иҗаты турында бик кызыклы һәм бай мәгълүмат бирде.   Әлеге сәяхәт безнең күңелләрдә әле бик озак сакланыр.



К списку новостей