• Информируем вас, что с 1 января 2024 года оценки и расписание доступны в новой версии Электронного образования по адресу ms-edu.tatar.ru. В данной версии электронного дневника вы можете продолжать смотреть ранее полученные оценки.
    С более подробной информацией можно ознакомиться на сайте: info.edu.tatar.ru.

Электронное образование Республики Татарстан

МБОУ "Средняя общеобразовательная школа-интернат с углубленным изучением отдельных предметов для одаренных детей" Сабинского муниципального района РТ

Решаем вместе
Есть предложения по организации учебного процесса или знаете, как сделать школу лучше?

Визитная карточка

Адрес: 422060, пгт. Богатые Сабы, ул. Кол Гали, д. 40
Телефон: +7(843)-622-20-15
E-Mail: 2-saba@mail.ru
Министерство: Министерство образования и науки Республики Татарстан
Короткое название: МБОУ "СОШ - интернат для одаренных детей"
Руководитель: Давлетшин Нияз Ильгизович
Год основания учреждения: 2013
У нас учатся: 187 обучающихся
У нас учат: 26 педагогов

Наши новости

Театр яктылыкка, нурга илтә!

Опубликовано: 23.09.2023

     23 нче сентябрь көнне мәктәбебезнең 7, 8, 10 нчы сыйныф укучылары  Милли  мәдәниятләр  һәм  гореф-гадәтләр  елы уңаеннан һәм «Театр яктылыкка, нурга илтә» дип исемләнгән махсус курс кысаларында Казан шәһәренә экскурсиягә бардылар.  Г. Кариев театры укучыларыбызны ишекләрен киң ачып каршы алды. Г.Кутуйның  «Рөстәм маҗаралары (Күләгәдә берәү)» әсәренә нигезләнеп эшләнелгән спектакль укучыларны могҗизалы тылсым дөньясына алып кереп, Туган якка, Ватанга булган тугры  хисләрне күңел түрләренә үтеп керерлек итеп күрсәтә алды. Укучылар спектальдән соң фикер алышуда да катнаштылар, хис-тойгылары белән уртаклаштылар.
     Көннең икенче яртысында сыйныфлар  Г.Камал исемендәге театрның «Шәрык клубы» Татар театры тарихының интерактив мультимедиа комплексына кунакка керделәр.  Анда татар театры тарихына багышланган мультимедиа комплексы «Вакыт елгасы» (театрның видео елъязмасы белән экран-дивар), спектакльләрдән AR-открыткалар, «Сәхнә арты» (театр буенча виртуаль экскурсия, грим, костюм бүлмәләре), «Серле сәхнә» (үз-үзеңне артистлар янында сәхнәдә булу тойгысы бирүче инсталляция), «Театр. Тарих. Шәхес» (милли театр сәнгатен формалаштыруга зур өлеш керткән шәхесләр һәм тарихи вакыйгалар турында интерактив проекцион китап), интерактив «Пазл» һәм башка кызыклы һәм мавыктыргыч экспозицияләр белән таныштылар.
     Әлеге күңелле һәм файдалы сәяхәтне оештырган өчен мәктәп җитәкчелегенә зур рәхмәт әйтәбез.



К списку новостей