МБОУ "Средняя общеобразовательная школа-интернат с углубленным изучением отдельных предметов для одаренных детей" Сабинского муниципального района РТ
Визитная карточка
| Адрес: | 422060, пгт. Богатые Сабы, ул. Кол Гали, д. 40 |
| Телефон: | +7(843)-622-20-15 |
| E-Mail: | 2-saba@mail.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "СОШ - интернат для одаренных детей" |
| Руководитель: | Давлетшин Нияз Ильгизович |
| Год основания учреждения: | 2013 |
| У нас учатся: | 187 обучающихся |
| У нас учат: | 26 педагогов |
Наши новости
Дан һәм хөрмәт өлкәннәребезгә!
Опубликовано: 02.10.2023 Октябрь - бәйрәмнәргә бай ай. Шуларның иң беренчесе - Халыкара өлкәннәр көне! Шушы матур бәйрәм уңаеннан 2 октябрь көнне хезмәт юлларын мәктәбебез белән бәйләгән зур хөрмәткә лаек булган өлкән хезмәткәрләр өчен күркәм чара оештырылды. Укучыларыбыз тарафыннан әзерләнгән концертны карап, эшләгән вакытларын искә төшереп, хатирәләргә бирелеп рәхәтләнеп ял иттеләр алар. Үз чиратларында укучыларга, мәктәп коллективына рәхмәт әйтеп, матур теләкләрен җиткерделәр.
Бөтен кешелек дөньясына ямь бирүче, елмаюлары белән безне иркәләүче, җылы карашлары белән назлаучы, акыллы фикер-киңәшләре белән безгә ак юл күрсәтүче сөекле өлкәннәребезне чын күңелдән бәйрәм белән котлыйбыз. Исәнлек-саулык, күңел тынычлыгы, балаларыгыз һәм оныкларыгызның кадер-хөрмәтендә безне әле озак сөендереп яшәргә язсын сезгә!
К списку новостей













