МБОУ "Средняя общеобразовательная школа-интернат с углубленным изучением отдельных предметов для одаренных детей" Сабинского муниципального района РТ
Визитная карточка
| Адрес: | 422060, пгт. Богатые Сабы, ул. Кол Гали, д. 40 |
| Телефон: | +7(843)-622-20-15 |
| E-Mail: | 2-saba@mail.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "СОШ - интернат для одаренных детей" |
| Руководитель: | Давлетшин Нияз Ильгизович |
| Год основания учреждения: | 2013 |
| У нас учатся: | 187 обучающихся |
| У нас учат: | 26 педагогов |
Наши новости
Мәдәни агарту
Опубликовано: 31.10.2023Бүген, 31нче октябрь, көзге яңгырлы көнне яктылатып, без, 6нчы сыйныф укучылары, район мәдәният йортына экскурсиягә бардык. Мәдәният йорты сәхнәдән генә тормый, анда төрледән-төрле сер тулы бүлмәләр бар икән ләбаса! Сәхнәдәге артист матур күренсен, тулы бер образ тусын өчен, ут куючы, сәхнә бизәлеше җитәкчесе, экран бизәлешенә җаваплы кеше, режиссер, сәхнәдәге калган элементлар өчен җаваплы аерым кешеләр бар. Без сәхнәдә матур образ күрәбез, ә артында күпме кешенең күмәк эшчәнлеге ята. Болар белән танышу бик кызыклы булды. Моннан тыш, без мәдәният йортының күпкырлы эшчәнлеге белән таныштык: анда эшләүчеләр төрле җыр, бию, театр коллективларын җитәкли, музыка уен коралларында да уйнарга өйрәтә. Безгә мәдәният дөньясының серле пәрдәсен ачканнары өчен экскурсия үткәргән абый-апаларга зур рәхмәтебезне белдерәбез.
К списку новостей













