МБОУ "Средняя общеобразовательная школа-интернат с углубленным изучением отдельных предметов для одаренных детей" Сабинского муниципального района РТ
Визитная карточка
| Адрес: | 422060, пгт. Богатые Сабы, ул. Кол Гали, д. 40 |
| Телефон: | +7(843)-622-20-15 |
| E-Mail: | 2-saba@mail.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "СОШ - интернат для одаренных детей" |
| Руководитель: | Давлетшин Нияз Ильгизович |
| Год основания учреждения: | 2013 |
| У нас учатся: | 187 обучающихся |
| У нас учат: | 26 педагогов |
Наши новости
«Мин авылны сайлыйм!» фәнни-тикшеренү, проект һәм иҗат эшләренең IV республика бәйгесе
Опубликовано: 15.11.2013
15 нче ноябрь көнне Биектау районы Мәмдәл урта мәктәбендә югары сыйныф укучыларының «Мин авылны сайлыйм!» фәнни-тикшеренү, проект һәм иҗат эшләренең IV республика бәйгесе булып узды. Әлеге бәйгедә республиканың 15 районыннан 160ка якын укучы һәм аларның укытучы-фәнни җитәкчесе катнашты. Укучылар «Туган як тарихы», «Туган якның этнографиясе», «Туган якның экологиясе һәм табигатьтән файдалану», «Авыл һөнәрләре», «Авыл өе», «Авыл – отышлы урын: эшмәкәрлек һәм кече бизнес нигезләре» дигән темаларга фәнни эшләр язып-әзерләп килгән иде һәм шул темалар буенча секцияләргә бүленеп эшләде. Мәктәп укучыларының фәнни-тикшеренү, проект һәм иҗади эшләрен, Идел буе федераль университетның (Казан) экология һәм география, педагогика һәм психология институтлары, Казан дәүләт аграр университетның, Казан ветеринария медицина академиясенең танылган профессорлары, Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең күренекле галимнәре, ТР Мәгариф һәм фән, Экология һәм табигый ресурслар министрлыкларының әйдәп баручы белгечләре тыңлап һәм карап, доклад һәм чыгышларның һәркайсына югары бәя бирде.
Әлеге конференциядә безнең мәктәпнең данын 9 сыйныф укучысы Шәрәфетдинова Диләрә (җитәкчесе Ганиева Ә.И.) һәм Даминова Альбина (җитәкчесе Шәмсетдинова Л.Т.) якладылар һәм зур җиңүләр белән әйләнеп кайттылар. Шәрәфетдинова Диләрә «Туган як тарихы» секциясендә уңышлы чыгыш ясап 1нче дәрәҗәле дипломга ия булды. Ә Даминова Альбина «Туган якның экологиясе һәм табигатьтән файдалану» секциясендә чыгыш ясады һәм грамота белән бүләкләнде. Котлыйбыз аларны!!!
К списку новостей













