МБОУ "Средняя общеобразовательная школа-интернат с углубленным изучением отдельных предметов для одаренных детей" Сабинского муниципального района РТ
Визитная карточка
| Адрес: | 422060, пгт. Богатые Сабы, ул. Кол Гали, д. 40 |
| Телефон: | +7(843)-622-20-15 |
| E-Mail: | 2-saba@mail.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "СОШ - интернат для одаренных детей" |
| Руководитель: | Давлетшин Нияз Ильгизович |
| Год основания учреждения: | 2013 |
| У нас учатся: | 187 обучающихся |
| У нас учат: | 26 педагогов |
Наши новости
Күңелле концерт куйдык!
Опубликовано: 01.02.2014Без - сәләтле балалар өчен урта гомуми белем мәктәп-интернаты коллективы “Бөек җиңү яулап алганнарны чагылдырыйк әле җырларда” дигән исем астында 31 нче гыйнвар көнне район мәдәният йортында концерт куйдык. Бу чарада укытучылар да, һәм без - укучылар да бик теләп катнаштык. Концерт бик куңелле рухта башланып китте. Беренче булып театраль күренеш сәхнәләштерелде. Бу күренештә катнашкан артистларыбыз тамашачыларның күңелләрен тетрәндерде. Алып баручыларның сәнгатьле сөйләме һәм кайбер номерларның инглиз телендә башкарылуы тагын бер зур дәрәҗә булды. Моннан соң сәхнәгә бер-бер артлы матур җырлар һәм биюләр чыкты. Аларны сәхнәгә куючы бию һәм җыр түгәрәге җитәкчеләре - Миләүшә Насыйбуллина, Гөлия Минһаҗева һәм Гүзәлия Давлетшинаның шушы концерт өчен бик күп тырышлык куйганнары шунда ук күзгә күренде. Матур - матур бизәкләр белән бизәлгән костюмнар, артистларның позитив һәм җылы карашлары тамашачы күңеленә тагын да күбрәк яшәү дәрте һәм өмет чаткылары өстәде бу көнне. Моның артында бик зур тырышлыклар һәм үзеңне тулаем эшкә, хезмәткә багышлау ята бит. Ә безнең мәктәпнең һәр укучысы һәм һәр укытучысы шундыйлардан. Бу сүзләрне районның башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Таһир Габдрахман улы Шәрәфиев та раслады. Ул безнең мәктәбебез турында: “Бу укучылар һәм укытучылар үзләренең нинди мәктәптән булуларын раслый алдылар һәм безгә бик күңелле тамаша күрсәттеләр диде”. Бу сүзләр белән һәр тамашачы да килешкәндер мөгаен. Чөнки концерттан соң да бик күп мактау сүзләре һәм алкышлар яңгырды. Бу чарадан соңгы кичерешләр әле икенче көнгә дә дәвам итте. Дөресен генә әйткәндә, бу тәэсирләр әле һаман да безнең күңелләребездә. Класстагы дусларым белән һәр көнне хатирәләрне яңартып алабыз, тамаша алдыннан булган дулкынланулар, җырлап - биеп чыккач бер-беребезне мактаулар, матур чыгыш ясадың дигән бер-беребезгә әйтелгән канатландыргыч сүзләр, безнең бердәм булуыбыз әле һаман да онытылмаслык мизгелләр булып безнең йөрәк түрендә бер урын алып торалар. Күңелле нәрсәне онытып буламени ул?!
К списку новостей













