МБОУ "Средняя общеобразовательная школа-интернат с углубленным изучением отдельных предметов для одаренных детей" Сабинского муниципального района РТ
Визитная карточка
| Адрес: | 422060, пгт. Богатые Сабы, ул. Кол Гали, д. 40 |
| Телефон: | +7(843)-622-20-15 |
| E-Mail: | 2-saba@mail.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "СОШ - интернат для одаренных детей" |
| Руководитель: | Давлетшин Нияз Ильгизович |
| Год основания учреждения: | 2013 |
| У нас учатся: | 187 обучающихся |
| У нас учат: | 26 педагогов |
Наши новости
Әбрар Кәримуллин исемендәге туган-якны өйрәнү музеена сәяхәт
Опубликовано: 28.02.2014Без 8 нче һәм 5 а сыйныфы укучылары һәм тәрбиячеләре Гүзәл Илһамовна, Гөлназ Ренатовна белән, 28 нче февраль көнне Әбрар Кәримуллин исемендәге туган-якны өйрәнү музеена сәяхәт кылдык. Экскурсияне безгә Резидә апа кызыклы һәм мавыктыргыч итеп алып барды. Ул Әфган сугышында һәлак булучылар турында безгә бик күп мәгълүмат бирде. Моннан берничә гасыр элек безнең җирләрдә зур-зур мамонтлар яшәгән икәнен искәртеп үтте. Алар бигрәк тә Урта Сабадагы Шайтан елга дигән җирдә күп булганнар дип сөйләде безгә Резидә апа. Шулай ук без музейда татар халык киемнәрен һәм хәзер кулланылыштан чыккан кирәк-яракларны д ак карап үттек. Бөек Ватан сугышында катнашучылар һәм Советлар Союзы Геройлары белән таныштык. Якташыбыз рәссам Тавил Хаҗиәхмәтов иҗаты белән таныштык. Аның ясаган картиналары безне таң калдырды. Безнең районның флагын да нәкъ менә ул иҗат иткән бит. Ахырдан барыбыз бергә фотога төштек. Бу экскурсия безгә бик ошады.Мондый күңелле сәяхәт безнең күңелләребездә озакка сакланыр.
К списку новостей













