МБОУ "Средняя общеобразовательная школа-интернат с углубленным изучением отдельных предметов для одаренных детей" Сабинского муниципального района РТ
Визитная карточка
| Адрес: | 422060, пгт. Богатые Сабы, ул. Кол Гали, д. 40 |
| Телефон: | +7(843)-622-20-15 |
| E-Mail: | 2-saba@mail.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "СОШ - интернат для одаренных детей" |
| Руководитель: | Давлетшин Нияз Ильгизович |
| Год основания учреждения: | 2013 |
| У нас учатся: | 187 обучающихся |
| У нас учат: | 26 педагогов |
Наши новости
Белем аукционы
Опубликовано: 06.03.2014
6 март көнне, 8 март халыкара хатын – кызлар бәйрәме уңаеннан, мәктәбебездә интеллектуаль уен “Белем аукционы” үткәрелде. Аукционда 5-11 сыйныфлардан икешәр кыз катнашты. Аукцион 4 турдан торды һәм һәр тур арасында, күңелле тәнәфес ясап, һәр сыйныф үзенең матур концерт номерлары белән сөендерде.
Аукцион, күп кенә телеканаллардагы тапшыруларга хас булганча, сорау – җавап рәвешендә барды. Сораулар төрле фәннәрдән алынып, логик фикер йөртүгә нигезләнгән иде.
5-7 сыйныф кызлары арасыннан, иң күп сорауларга җавап табып, җиңүче исеменә 7 нче сыйныф укучысы Гаптрахманова Камилә лаек булды. Ә 8- 11 сыйныф кызлары арасыннан җиңүче итеп 9 нчы сыйныф укучысы Шәрәфетдинова Диләрә сайланды. Җиңүчеләргә һәм барлык катнашучыларга дипломнар һәм татлы призлар тапшырылды.
Шушы форсаттан файдаланып, мәктәбебез коллективындагы хатын – кызларны, кызларны 8 март бәйрәме белән чын күңелдән котлыйбыз. Эшләрендә, укуларында, гаиләләрендә зур уңышлар телибез.
К списку новостей













