МБОУ "Средняя общеобразовательная школа-интернат с углубленным изучением отдельных предметов для одаренных детей" Сабинского муниципального района РТ
Визитная карточка
| Адрес: | 422060, пгт. Богатые Сабы, ул. Кол Гали, д. 40 |
| Телефон: | +7(843)-622-20-15 |
| E-Mail: | 2-saba@mail.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "СОШ - интернат для одаренных детей" |
| Руководитель: | Давлетшин Нияз Ильгизович |
| Год основания учреждения: | 2013 |
| У нас учатся: | 187 обучающихся |
| У нас учат: | 26 педагогов |
Наши новости
Әлифба бәйрәме
Опубликовано: 07.03.2014
Сәләтле балалар мәктәбендә,безнең нәни дусларыбызның ,1 А сыйныф укучыларының Әлифба бәйрәме булып узды.Бу бәйрәмгә Әти-әниләр, укытучылар, укучылар үзләре, хәтта урманнан Шүрәле белән Убырлы да килгән иде.
Бәйрәмдә 1 нче сыйныф укучылары үзләренең яраткан дәреслекләре белән саубуллаштылар. Һәм кулларына яңа китап "Уку китап"лары алдылар. Әйе, кабатланмас балачак иленең иң шәп бәйрәмнәренең берсе – ул Әлифба бәйрәме. Җир йөзендә кем генә булмасын, кайда гына хезмәт итмәсен, ул зур дулкынлану белән үзенең нәни кулларына тәүге тапкыр әлифба алганын искә төшерә. Чөнки һәркемнең дә белем дөньясына аяк атлавы Әлифбадан, Азбукадан башланган. Димәк, Әлифба китабы озын гомерле, тирән мәгънәле, бәһасез байлык ул.
Бәйрәм бик күңелле һәм мавыктыргыч барды. Укучыларны килгән кунаклар,әти-әниләр дә, Әлифба белән Уку китабы да котлады. Мәктәп дирекциясе исеменнән, директорыбыз Ләйсән Ракиповна да Укучыларга узенең иң изге теләкләрен җиткерде һәм аларны мактау грамоталары белән бүләкләп китте. Бәйрәмдә укучыларга бик күп изге теләкләр әйтелде, истәлекле бүләкләр тапшырылды.
Ә иң ахырдан бергә уеннар уйнадык, истәлеккә фотога төштек. Бәйрәмнән бар кеше дә күтәренке кәеф белән таралды.
К списку новостей













