• Информируем вас, что с 1 января 2024 года оценки и расписание доступны в новой версии Электронного образования по адресу ms-edu.tatar.ru. В данной версии электронного дневника вы можете продолжать смотреть ранее полученные оценки.
    С более подробной информацией можно ознакомиться на сайте: info.edu.tatar.ru.

Электронное образование Республики Татарстан

МБОУ "Средняя общеобразовательная школа-интернат с углубленным изучением отдельных предметов для одаренных детей" Сабинского муниципального района РТ

Решаем вместе
Есть предложения по организации учебного процесса или знаете, как сделать школу лучше?

Визитная карточка

Адрес: 422060, пгт. Богатые Сабы, ул. Кол Гали, д. 40
Телефон: +7(843)-622-20-15
E-Mail: 2-saba@mail.ru
Министерство: Министерство образования и науки Республики Татарстан
Короткое название: МБОУ "СОШ - интернат для одаренных детей"
Руководитель: Давлетшин Нияз Ильгизович
Год основания учреждения: 2013
У нас учатся: 187 обучающихся
У нас учат: 26 педагогов

Наши новости

Каникуллар күңелле үтте

Опубликовано: 29.03.2014

    Укучыларның язгы каникулын күңелле һәм файдалы үткәрү максатыннан, сәләтле балалар мәктәбендә аерым план нигезендә эш алып барылды: ял булуга карамастан, мәктәптә балаларның  шат авазы тынып тормады.  Каникул чорында  өстәмә белем бирү эшчәнлеге тагын да кызыклы формаларда оештырылды – хореография, вокал, спорт юнәлешендәге түгәрәкләр берләшеп кызыклы уеннар, эстафета – ярышлар үткәрделәр.  Башлангыч сыйныф укучыларының  “Нәүрүз” бәйрәме аеручы җанлы үтте.  Укучылар рәхәтләнеп җырладылар, биеделәр, күңел ачтылар, тәмле ботка белән сыйландылар. Әлеге бәйрәмнән һәр кеше яхшы кәеф һәм бүләкләр белән кайтып китте.
     Укучыларда сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау  юнәлешендә эш  актив дәвам итттерелде: укучылар график нигезендә йөзү бассейнына, “Нарат” боз сараена экскурсиягә бардылар, шахмат, волейбол, өстәл теннисы  буенча ярышларда катнаштылар.  Укытучылар коллективы мәгариф хезмәткәрләре арасында үткәрелгән баскетбол буенча ярышта 1 урын яулады һәм күчмә кубокка ия булды.
     Фәнни ачышлар  белән кызыксынучы укучыларыбыз  эзләнү эшләрен каникул вакытында да туктатмадылар. 28 март көнне 10 сыйныф укучысы Зиннурова Энҗе һәм 8 сыйныф укучысы Мусина Ләйсән, җитәкчеләре Ләйсән Шәмсетдинова һәм Гөлназ Закирова  җитәкчелегендә  Чаллы шәһәрендә үткән конференциядә  катнашып, инглиз теленә тәрҗемә итү үзенчәлекләре  буенча уңышлы чыгыш ясадылар. Шулай ук 10 сыйныф укучысы Нурмөхәммәтова Азиза, фәнни җитәкчесе Гөлшат  Мәҗитова җитәкчелегендә Росиия Ислам институты  үткәргән регионара конференциядә “Мәчет, мәхәллә, мәдрәсәләр тарихы”  темасына кызыклы чыгышын тәкъдим итте.
     Сәләтле балалар белән эшләүнең фәнни нигезләрен өйрәнү, әлеге юнәлештә эшне камилләштерү максатыннан, 28 март көнне  Ян Амос Коменский исемендәге халыкара педагогик академия җитәкчесе, профессор Нэлли Михайловна Мочалова белән очрашу үткәрелде.  Ул, үзенең күпеллык эш тәҗрибәсе белән уртаклашып, укытучыларга сәләтле балаларны ачыклау, алар белән эшне дөрес оештыру буенча семинар үткәрде.
     Күңелле мәшәкатьләре, яңа ачышлары, кызыклы очрашулары белән язгы каникул үтеп тә китте.  Яңа идеяләр белән рухланган, ял итеп, көч туплаган укучыларыбыздан яңа җиңүләр, уңышлар көтеп калабыз.



К списку новостей