МБОУ "Средняя общеобразовательная школа-интернат с углубленным изучением отдельных предметов для одаренных детей" Сабинского муниципального района РТ
Визитная карточка
| Адрес: | 422060, пгт. Богатые Сабы, ул. Кол Гали, д. 40 |
| Телефон: | +7(843)-622-20-15 |
| E-Mail: | 2-saba@mail.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "СОШ - интернат для одаренных детей" |
| Руководитель: | Давлетшин Нияз Ильгизович |
| Год основания учреждения: | 2013 |
| У нас учатся: | 187 обучающихся |
| У нас учат: | 26 педагогов |
Наши новости
Туган ягым – Татарстан!
Опубликовано: 25.09.2014
Идел ярларына нурлар сибеп,
Матур булып ата бездә таң.
Таң шикелле якты Туган илем,
Бәхет биргән җирем – Татарстан.
25 нче сентябрь көнне 2А һәм 2Б сыйныфы укучылары белән мәктәбебезнең педагог-оештыручысы – Гөлия Шамилевна “Туган ягым – Татарстан!” исеме астында җыен үткәрде. Максат итеп укучыларны Татарстанның дәүләт символлары белән таныштыру, туган ягыбызның табигате, танылган кешеләре турында сөйләшү куелган иде. Җыен 7 этаптан торды. 1 нче этап – Сәләмләү. Укучылар түгәрәккә басып, очкын җибәрделәр. Үзләренең исем, девиз, җырлары белән таныштырдылар. 2 нче этап – игътибарлыкка уен. Кроссвордны дөрес чишеп, уртада дәүләтебезнең исеме килеп чыкты. 3нче этап – әңгәмә. 4 нче этап – төп өлеш. Нинди елгалар ага, мәйданы, президенты, флаг, герб, гимн, аларның авторлары... шушы сорауларга укучылар җаваплар белделәр. 5 нче этап – практик күнекмәләр. Татарстан гимны белән якыннанрак таныштык, Салават Фәтхетдинов башкаруындагы “Мин яратам сине, Татарстан” җыры бергәләп башкарылды. Укучыларның үзләренә дә сүз бирелде. Алар Татарсан, туган як, туган тел, Казанның килеп чыгышы турында шигырьләр, җырлар, риваятьләр сөйләделәр. 6 нчы этап – йомгаклау. Кабаттан түгәрәккә басып, очкын җибәрелде. 7 нче этап – саубуллашу. Актив катнашканнары өчен рәхмәт әйтеп, яхшы билгеләр теләп укучылар белән саубуллаштык. Җыеныбыз файдалы үтте, укучылар тарафыннан яхшы кабул ителде.
К списку новостей













