МБОУ "Средняя общеобразовательная школа-интернат с углубленным изучением отдельных предметов для одаренных детей" Сабинского муниципального района РТ
Визитная карточка
| Адрес: | 422060, пгт. Богатые Сабы, ул. Кол Гали, д. 40 |
| Телефон: | +7(843)-622-20-15 |
| E-Mail: | 2-saba@mail.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "СОШ - интернат для одаренных детей" |
| Руководитель: | Давлетшин Нияз Ильгизович |
| Год основания учреждения: | 2013 |
| У нас учатся: | 187 обучающихся |
| У нас учат: | 26 педагогов |
Наши новости
Бездә хөрмәтле кунаклар - мөгаллимнәрнең "Хатирә" клубы
Опубликовано: 02.12.2014Укытучы – мөгаллим булып эшләгән, балаларны белемле – тәрбияле итү өчен бар көчен, энергиясен, вакытын кызганмаган кеше, юллар узса да, мәгариф тормышы белән кызыксынып тора: һаман да укытучы булып кала бирә. Бүген безгә нәкъ менә шундый кешеләр – үз эшләренең осталары булган, лаеклы ялда булуга карамастан, һаман да мәктәп тормышы белән кызыксынып торучы, бүген дә яңа хыяллар белән янып яшәүчеләр килде (Насибуллин Нурислам Фатхуллович җитәкчелегендә). Алар бүгенге мәгариф яңалыкларына карата үз фикерләрен белдерделәр, кызыксындырган сорауларын бирделәр, кабинетлардагы яңа җиһазлар белән таныштылар. Талантлы укучыларыбыз кунакларга матур җырларын, дәртле биюләрен бүләк итте, ә физика белән кызыксынучы егетләребез төрле тәҗрибә – фокуслар күрсәтте. Очрашу чәй табыны артында, күңелле әңгәмә белән дәвам итте.
К списку новостей













