• Информируем вас, что с 1 января 2024 года оценки и расписание доступны в новой версии Электронного образования по адресу ms-edu.tatar.ru. В данной версии электронного дневника вы можете продолжать смотреть ранее полученные оценки.
    С более подробной информацией можно ознакомиться на сайте: info.edu.tatar.ru.

Электронное образование Республики Татарстан

МБОУ "Средняя общеобразовательная школа-интернат с углубленным изучением отдельных предметов для одаренных детей" Сабинского муниципального района РТ

Решаем вместе
Есть предложения по организации учебного процесса или знаете, как сделать школу лучше?

Визитная карточка

Адрес: 422060, пгт. Богатые Сабы, ул. Кол Гали, д. 40
Телефон: +7(843)-622-20-15
E-Mail: 2-saba@mail.ru
Министерство: Министерство образования и науки Республики Татарстан
Короткое название: МБОУ "СОШ - интернат для одаренных детей"
Руководитель: Давлетшин Нияз Ильгизович
Год основания учреждения: 2013
У нас учатся: 187 обучающихся
У нас учат: 26 педагогов

Наши новости

“Якташыбыз – рәссам – Нуриев Фансаф Яхъя улы” исеме астында җыен

Опубликовано: 26.12.2014

     26 нчы декабрь көнне 4 А сыйныфы укучылары белән мәктәбебезнең педагог-оештыручысы – Гөлия Шамилевна “Якташыбыз – рәссам – Нуриев Фансаф Яхъя улы” исеме астында җыен үткәрде. Безнең мәктәбебез уку елы башыннан картиналар галереясына әйләнде. Башта мәктәбебезне Саба районы Сабабаш авылында туган, бүгенге көндә Казанда яшәп, иҗат итүче якташыбыз, Россиянең рәссамнар берлеге әгъзәсе - Шаймарданов Альфрид Муллахметовичның иҗат җимешләре сөендерде, ә бүгенге көндә шулай ук якташыбыз, рәссам – Нуриев Фансаф Яхъя улы картиналарыннан күргәзмә оештырылды.
     Җыеныбыз барышында 7 этап та төгәл үтәлде.1нче этап – исәнләшү. Түгәрәк ясап, укучылар белән дуслык очкыны кабынды. 2нче этап – игътибарлыкка уен. Укучылар һәрберсе үзләренә охшаган бер сүз сайлап, һәр хәрефенә “Без нинди булырга тиеш?” соравына җавап язырга тиеш иделәр. Укучылар арасында “Саба”, “туган”, “игелекле”, “бәхет” кебек матур сүзләр шактый очрады. Ә 3нче этап – төп өлеш. Укучылар аның гаиләсе, бүгенге көндә кайда эшлэве, яраткан темалары турында мәгълүмат алдылар. 4нче этап – аралашу. Укучылар үз фикерләрен әйттеләр, тагын нинди рәссамнарны белүләре турында сыйныфташларына сөйләделәр. 5нче этап – практик күнекмәләр. Укучылар Фансаф Яхъяевичның әнисе – Сәлимә Нуриеваның “Туган җирдә безнең бәхет” исемле китабы белән таныштылар. Алай гына да түгел, сыйныфташлары – Хисамиева Азалия һәм Валиева Камилә башкаруында “Керәбез Яңа елга”, “Әти кайткач” исемле шигырьләрен тыңладылар. 6нчы этапта үткәргән җыеныбызга нәтиҗә ясалды. 7 этап – саубуллашу. Түгәрәк ясап, бер-берсенә теләкләр теләп, кабаттан очкын җибәрелде.
     Чыннан да, Фансаф Яхъяевич картиналарына йөрәк җылысы салынган. Алар бик эчтәлекле, фәлсәфи сюжетка корылган. Уйландырып кына калмыйча, җанга үтеп керәләр. Укучыларда иҗатка омтылыш, өмет уяталар.



К списку новостей