МБОУ "Средняя общеобразовательная школа-интернат с углубленным изучением отдельных предметов для одаренных детей" Сабинского муниципального района РТ
Визитная карточка
| Адрес: | 422060, пгт. Богатые Сабы, ул. Кол Гали, д. 40 |
| Телефон: | +7(843)-622-20-15 |
| E-Mail: | 2-saba@mail.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "СОШ - интернат для одаренных детей" |
| Руководитель: | Давлетшин Нияз Ильгизович |
| Год основания учреждения: | 2013 |
| У нас учатся: | 187 обучающихся |
| У нас учат: | 26 педагогов |
Наши новости
Яңа ел могҗизасы!
Опубликовано: 28.12.2014
Яңа ел алдыннан, гадәттә, могҗизалар, гаҗәеп хәлләр еш була. Ләкин мондый хәлне әле беркемнең дә күргәне булмагандыр. Бу вакыйганың кыскача тарихы болайрак:
Яңа ел алдыннан мәктәпне бизәү буенча конкурс игълан ителде. Инде декабрь аеның беренче көннәрендә үк безнең мәктәбебезнең һәр почмагы Яңа ел бәйрәмен каршылауга әзер булып, балкып тора иде. Һәр сыйныф үз территориясен мөмкин кадәр кызыклы һәм кабатланмас итеп бизәргә тырышты: башлангыч сыйныфлар блогы – “Кышкы сихри урман” темасын ачып бирсә, инглиз теле блогында чыршы инглиз телендә язылган сүзләр белән, ә филология бүлегендә төрле язучыларның портретлары белән бизәлде. Төгәл фәннәр бүлегенә керсәң, физика фәненнән «Гравитация» темасына дәрес тә үткәрергә мөмкин иде. Ә мәктәпнең беренче катында гаҗәеп зәвыклы итеп “Кышкы урман” композициясе эшләнде. Бу композиция өчен алмагач ботаклары да кулланылды. Һәм.... берничә көннән карасак, алмагачларыбыз бөреләнгән. Ә Яңа ел алдыннан, алар барыбызны да сөендереп, чәчәк тә аттылар. Мәктәптә хэтта алмагач чәчәге исе килеп тора. Менә шундый могҗизалар да була икән: кыш уртасында алмагач чәчәк атты!
К списку новостей













