МБОУ "Средняя общеобразовательная школа-интернат с углубленным изучением отдельных предметов для одаренных детей" Сабинского муниципального района РТ
Визитная карточка
| Адрес: | 422060, пгт. Богатые Сабы, ул. Кол Гали, д. 40 |
| Телефон: | +7(843)-622-20-15 |
| E-Mail: | 2-saba@mail.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "СОШ - интернат для одаренных детей" |
| Руководитель: | Давлетшин Нияз Ильгизович |
| Год основания учреждения: | 2013 |
| У нас учатся: | 187 обучающихся |
| У нас учат: | 26 педагогов |
Наши новости
Онытылмаслык ял булды!
Опубликовано: 03.01.2015Ул арада казанда пилмәннәр дә пешеп өлгерде. Безне шундый тәмле ризыклар, кайнар үлән чәйләре белән сыйлаучы әти – әниләр комитеты әгъзалары Марат һәм Алия Шәрәфетдиновлар, Ренат Сунгатуллин, Марат Гарипов, Данис Гаптерахманов, Ришат һәм Ләйсән Билаловларга рәхмәтләребезне әйтеп, учак тирәли утырышып, пилмәннәр белән сыйландык. Ә аның тәме... телеңне йотарлык иде.
Яңа ел бәйрәмен һәркем түземсезлек белән көтеп ала: балалар чыршы төбенә куелган уенчыкны эзли, кемнәрдер дус – туганнарына кунакка бара яки үзе кунаклар кабул итә, кемнәрдер чит илгә юллама алып ял итәргә план кора, ә кемдер телевизор каршында көнен һәм төнен үткәрә. Ә без – сәләтле балалар мәктәбе коллективы бәйрәм ялларын аеруча истә калырлык итеп үткәрергә тырышабыз. Менә икенче ел рәттән укытучылар, укучылар , әти – әниләр белән бергә яңа ел бәйрәмендә кышкы табигатькә чыгып, рәхәтләнеп ял итәбез. Быел да 3 гыйнвар көнне җыйналып, юлга кузгалдык. Хэтта көчәя барган буран да безне куркытмады. Чаңгыларыбызны киеп, басу аша урманга юл алдык. Хәрәкәттә - бәрәкәт дип, кышкы матурлыкка сокланып, рәхәтләнеп чаңгыда шудык. Ә урман аланында безне тәмле кайнар мәтрүшкәле чәй белән әти – әниләр каршылады. Бергәләшеп самовардан кайнар чәй эчеп алганнан соң, уеннар уйнап алдык. Кышкы урманга сокланып , табигатьне күзәттек, рәхәтләнеп фотога төштек. Әйе, чын кышны, кышкы сихри матурлыкны бары тик урманда гына күрергә була: куаклар ап – ак бүрек кигәннәр, нарат – чыршылар яшел күлмәкләре өстеннән мамык шәл ябынганнар. Агачларга аз гына кагылып китсәң дә, йомшак энҗе бөртекләре коела... Соклангыч...
Гомумән, безнең бу ялыбызның һәр мизгеле кабатланмас, күңелле, файдалы һәм истә калырлык булды. Әлеге гаҗәеп ялны оештыручыларга рәхмәтләребезне җиткереп, кайтыр юлга кузгалдык. Ә күңел урманда калды. Көт безне урман, нәкъ бер елдан без сиңа кабат килербез!
Айгөл Димөхәммәтова
Сәләтле балалар мәктәбенең
тәрбия эшләре буенча директор урынбасары.
К списку новостей













