МБОУ "Средняя общеобразовательная школа-интернат с углубленным изучением отдельных предметов для одаренных детей" Сабинского муниципального района РТ
Визитная карточка
| Адрес: | 422060, пгт. Богатые Сабы, ул. Кол Гали, д. 40 |
| Телефон: | +7(843)-622-20-15 |
| E-Mail: | 2-saba@mail.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "СОШ - интернат для одаренных детей" |
| Руководитель: | Давлетшин Нияз Ильгизович |
| Год основания учреждения: | 2013 |
| У нас учатся: | 187 обучающихся |
| У нас учат: | 26 педагогов |
Наши новости
«Сабам минем – гүзәл ягым” исеме астында җыен
Опубликовано: 26.01.2015Сабабызда зур бәйрәм! Быел районыбызга 85 яшь! Шунлыктан мәктәбебездә төрле чаралар үткәрелә. 4 А сыйныфы укучылары белән мәктәбебезнең педагог-оештыручысы – Гилязиева Гөлия Шамилевна “Сабам минем – гүзәл ягым” исеме астында җыен үткәрде. Җыеныбыз барышында 7 этап та төгәл үтәлде. 1нче этап – исәнләшү. Түгәрәк ясап, укучылар белән дуслык очкыны кабынды. 2нче этап – игътибарлыкка уен. Саба темасына кагылышлы кроссворд чишелде. 3нче этап –әңгәмә. Саба районы турында нинди китаплар бар, аларның авторлары турында сөйләшенде. 4нче этап - төп өлеш. Саба турында презентация каралды. 5нче этап – практик күнекмәләр. Укучыларны алдан 3 группага бүлеп, һәр группага тиешле эшне башкарып килергә тиеш иде: 1 группа – Сабаның мәдәни, күңел ачу урыннарының фотолары, 2 группа – Саба районының күренекле шәхесләре, 3 группа – Саба турында җырлар. Һәр группадан командирлар сайланды. Алар тарафыннан 4нче сыйныфның проект эше тәгъдим ителде. Укучылар Саба турында шигырьләр сөйләделәр. Аннары Сабаның өстәмә белем бирү оешмаларын барлап, сыйныфның иң күп укучылары кая йөрүләре ачыкланды. 6нчы этапта үткәргән җыеныбызга нәтиҗә ясалды. 7 этап – саубуллашу. Түгәрәк ясап, бер-берсенә теләкләр теләп, кабаттан очкын җибәрелде. Җыеныбыз күңелле, мәгълүмати һәм файдалы булды.
К списку новостей













