• Информируем вас, что с 1 января 2024 года оценки и расписание доступны в новой версии Электронного образования по адресу ms-edu.tatar.ru. В данной версии электронного дневника вы можете продолжать смотреть ранее полученные оценки.
    С более подробной информацией можно ознакомиться на сайте: info.edu.tatar.ru.

Электронное образование Республики Татарстан

МБОУ "Средняя общеобразовательная школа-интернат с углубленным изучением отдельных предметов для одаренных детей" Сабинского муниципального района РТ

Решаем вместе
Есть предложения по организации учебного процесса или знаете, как сделать школу лучше?

Визитная карточка

Адрес: 422060, пгт. Богатые Сабы, ул. Кол Гали, д. 40
Телефон: +7(843)-622-20-15
E-Mail: 2-saba@mail.ru
Министерство: Министерство образования и науки Республики Татарстан
Короткое название: МБОУ "СОШ - интернат для одаренных детей"
Руководитель: Давлетшин Нияз Ильгизович
Год основания учреждения: 2013
У нас учатся: 187 обучающихся
У нас учат: 26 педагогов

Наши новости

Физика иленә сәяхәт!

Опубликовано: 13.02.2015

2014 – 2015 уку елы Татарстан Республикасы күләмендә физика елы буларак игълан ителү белән, Сәләтле балалар  мәктәбендә физика фәне буенча  шактый кызыклы чаралар үткәрелде: укучыларыбыз төрле кызыклы фокуслар, экспериментлар әзерләп әти – әниләр каршында чыгыш ясадылар, үзләренең белемнәрен балалар бакчаларында  күрсәттеләр, шулай ук республикакүләм семинарда күрше - тирә район мәктәп директорлары каршында да сынатмыйча, уңышлы чыгыш ясадылар. Ләкин чараларның иң кызыклысы һәм кайнары 12 февраль көнне Сабаның үзәк шугалагында үткәндер, мөгаен. Биредә “Боз өстендә физика” дип исемләнгән  интеллектуаль күңел ачу чарасы үткәрелде. Әлеге чарада 6 – 11 сыйныф укучыларыннан торган ике команда көч сынашты. Биредә алар үзләренең җитезлекләрен, спорт белән дуслыкларын күрсәттеләр һәм физика фәне буенча белемнәрен сынадылар. Командасына очко китерү өчен һәр укучы да булдыра алганча тырышты.  Уен барышында аларга физика фәне буенча формулалар, атаклы физиклар, төрле физик күренешләрне дә искә төшерергә туры килде. Уенчыларга көч бирү өчен укучылар, укытучылар, әти - -әниләр дә шактый  килгән иде. Башлангыч сыйныф укучылары  командаларга уңышлар теләп, үзләренең яраткан флеш – моб биюләрен башкардылар. Бәйге барышында шулай ук фигуралы шуу түгәрәгендә шөгыльләнүче укучыларыбыз Гаптерахманова Камилә, Котдусова Алисәләрнең чыгышларын карап сокландык, 8 сыйныф укучысы Мубакшин Нәфкатнең җыры да укучыларга көч һәм дәрт өстәде. Боз өстендәге кайнар бәйге 22:21 исәбенэ, “Энерджайзер” командасының җиңүе белән тәмамланды. Бәйгедән һәркем яхшы кәеф һәм энергия алып китте. Әлеге уенны оештыручы физика укытучысы Котдусова Диләрә Фәнис кызы һәм физик тәрбия укытучылары Вафин Ленар Ренат улына, Габдрахманов Илназ Вакиф улына зур рәхмәтебезне белдерәбез һәм уңышлар телибез. Мондый бәйгеләр дәвамлы булсын иде дигән теләктә калабыз.

 

https://edu.tatar.ru/saby/b.saby_sch2/b.saba/sch2/media/page2255379.htm

 



К списку новостей