МБОУ "Средняя общеобразовательная школа-интернат с углубленным изучением отдельных предметов для одаренных детей" Сабинского муниципального района РТ
Визитная карточка
| Адрес: | 422060, пгт. Богатые Сабы, ул. Кол Гали, д. 40 |
| Телефон: | +7(843)-622-20-15 |
| E-Mail: | 2-saba@mail.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "СОШ - интернат для одаренных детей" |
| Руководитель: | Давлетшин Нияз Ильгизович |
| Год основания учреждения: | 2013 |
| У нас учатся: | 187 обучающихся |
| У нас учат: | 26 педагогов |
Наши новости
Рәхмәт Сезгә, Ветераннар!
Опубликовано: 03.03.2015
3 март көнне Сәләтле балалар мәктәбендә тыл ветераннарына “Җиңүнең 70 еллыгы” медальләрен тапшыру тантанасы булды. Ветераннарны район Башкарма комитет җитәкчесе Гасимов Равил Мубаракович, Саба шәһәр җирлеге башлыгы урынбасары Хасанов Равил Мубаракович, район ветераннар комитеты председателе Гафиятуллин Әнвә Нургатович, Саба шәһәр җирлеге ветераннар советы председателе Шамсутдинова Фәния Арслановналар тәбрикләде. Медальләрне тапшыру хокукына 2014 – 2015 нче уку елында фән бәйгеләрендә республика күләмендә җиңү яулаган 15 укучы лаек булды. Ветераннар хөрмәтенә Сәләтле балалар мәктәбе укучылары көче белән әзерләнгән “Рәхмәт, сезгә, Ветераннар!” концерт программасы тәкъдим ителде. Бәйрәм тантанасы чәй табыны артында дәвам итте.
Картаймагыз әле, ветераннар,
Картаймагыз, әй, тынгысыз җаннар!
Сезгә тиеш әле бик күп язлар,
Сезгә тиеш әле бик күп назлар.
К списку новостей













