МБОУ "Средняя общеобразовательная школа-интернат с углубленным изучением отдельных предметов для одаренных детей" Сабинского муниципального района РТ
Визитная карточка
| Адрес: | 422060, пгт. Богатые Сабы, ул. Кол Гали, д. 40 |
| Телефон: | +7(843)-622-20-15 |
| E-Mail: | 2-saba@mail.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "СОШ - интернат для одаренных детей" |
| Руководитель: | Давлетшин Нияз Ильгизович |
| Год основания учреждения: | 2013 |
| У нас учатся: | 187 обучающихся |
| У нас учат: | 26 педагогов |
Наши новости
ГТО тапшыру – онытылган матур традиция
Опубликовано: 11.03.20152014 елның 24 мартында Россия президенты Владимир Путин илдә илкүләм физик культура – спорт комплексы – ГТО нормаларын кертү турында указга кул куйды. “Хезмәт һәм оборонага әзер” (Готов к труду и обороне) - ГТО дигән сүз әнә шундый мәгънәгә ия. Президент указында аңлатылганча, әлеге карар физик культура һәм спорт өлкәсендә дәүләт сәясәтен тагын да камилләштерү, халыкның сәламәтлеген ныгытуга юнәлдерелгән нәтиҗәле физик тәрбия системасын булдыруны күздә тота. Ә сәламәтлек, киләчәк турында кайгырту буенча эш мәктәп чорында аеруча нык алып барылырга тиеш. Сәләтле балалар мәктәбендә дә әлеге юнәлештә актив эш башланды: укучыларга ГТО нормалары аңлатылды, мәктәптә спорт клубы оештырылды, нормативларны тапшыру графигы эшләнде һәм нормативларны кабул итәчәк эшче группалар төзелде. План буенча Сентябрь аенда укучылар йөгерү һәм ераклыкка сикерү буенча нормативлар тапшырдылар, шушы көннәрдә укытучылар коллективы да әлеге төрләрдән нормативлар тапшырырыга әзерләнә.
ГТО нормалары кертелү укучылар өчен зур яңалык булмады дип уйлыйм, чөнки алар физик тәрбия планы нигезендә дә барлык төрләрдән дә нормативлар тапшыра иде. Ә әлеге эшнең илкүләм мәҗбүри булуы аларда җаваплылык хисен тагын да көчәйтте, нормативлардан чыгып үзләренең әзерлек дәрәҗәсен бәяли, чагыштыра алу сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау өчен бик үтемле чара булды. Алар әлеге эшнең дәвамлы булуын, киләчәктә нормативларны уңышлы тапшыру тормышның төрле өлкәләрендә стимуллаштыру чарасы буларак кабул ителсен иде дигән теләкләрен җиткерделәр. Әйтик, алтын билгегә ия булучы студентларга алга таба югары стипендия түләнергә, абитуриентларга уку йортларныа кергәндә 10 балл өстәлергә мөмкин һ .б.
Мәктәптә “Шахмат” дәресләрен алып баручы, гомерен физик тәрбияне үстерүгә багышлаган Рәшит Каримов та укучыларга әлеге чараның әһәмиятен ассызыклады. “Безнең буын ГТО нормативлары тапшырып үскән буын. Әле мәктәптә укыган елларыбызда, спорт белән ныклап шөгыльләнеп, ГТО значогы алу өчен тырыша идек. Хәзерге яшьләр аның ни икәнлеген моңарчы белмәсә дә, хәзер алар да безнең юлны кабатлый башлый. Мин бу үзгәрешләр өчен бик шат”, - диде ул укучылар белән булган очрашуда. Нормативны тапшырачак, төп группада булган (сәламәтлек буенча) укучыларны саны елдан – ел кимүе генә күңелне бераз борчый, билгеле. Бәлки нәкъ менә әлеге яңалык кертелү яшь буынны компьютер, телевизор каршыннан спорт залларына күбрәк тартыр, сәламәт яшәү рәвешенә җитди караш уятыр һәм физик тәрбия белән дуслаштырыр дип уйлыйм. “Яхшы дус – бай хәзинә” ди халык мәкале, ә физкультура кебек яхшы дустың булу, зур хәзинә – сәламәтлеккә иң туры юл инде ул.
Айгөл Димөхәммәтова
Сәләтле балалар мәктәбенең тәрбия эшләре буенча директор урынбасары
К списку новостей













